24 февраль 2018 яңалыклары
-
Чаңгы буенча Саба муниципаль районы коллективлары арасында шәхси-команда ярышлары
23 февральдә Лесхоз бистәсендә чаңгы буенча Саба муниципаль районы коллективлары арасында шәхси-команда ярышлары узды.
-
КҮРШЕҢ КЕМ – БЕЛӘСЕҢМЕ? /ФОТО, ВИДЕО/
Теләсә кайсы спортчыга ярдәм, таяныч, хуплау кирәк. Дуслар буламы ул, остазмы, … күршеләрме.
-
Татарстан мөфтие 2019 елда джиу-джитсу ярышлары үткәреләчәген әйтте
Турнир татар галиме һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә багышланачак.
-
Концерт "Ә без кемнән ким әле?"
22 февраль конне Саба мэдэният йортында "Ә без кемнән ким әле?" дип исемлэнгэн концерт булды. Кич буе артистлар узләренең hөнәрләрен күрсәттеләр. Тамашачылар hәр номерны көчле алкышларга күмделәр.
-
Роберт Миңнуллин үзенең инстаграмында "Олимпиада чемпионы Алинә Заһитова" дигә шигыр язган
Шигыр астына "Бу алтын кызыбызның кечкенә йодрыгы безне кимсетүчеләргә, безне телсез калдырырга тырышучыларга!" - дип язып куйган.
-
Булат Бәйрәмов туган көнен шәрыкъчә бәйрәм итә
Әлеге атнада “ТатМузТВ”телеканалының алып баручысы, шоумен, җырчы һәм повар, ике баланың (ә тиздән өченчесенеке дә) әтисе һәм Ләйсән Гыймаеваның тормыш иптәше Булат Бәйрәмовның туган көне булды. Ул туган көнен шәрыкъчә бәйрәм итте.
-
Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган
Минбәр 2010 елга кадәр Казанда - Мәрҗани мәчетендә торган; аны саклап калу өчен, Шыгырданга алып кайтканнар.
-
Камал театры тамашачысы “Телсез күке” спектаклен “сүтеп җыйды”
Спектакль "Камал мәктәбе" театр проекты кысаларында күрсәтелде.
-
Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады
Тагын бер Россия чаңгычысы - Александр Большунов - шул ук дистанциядә көмеш медаль алды.
-
Саба районында әти-әниләрнең бердәм дәүләт имтиханы көне
22нче февраль көнне Россиякүләм акция кысаларында Саба гимназиясе базасында әти-әниләр өчен рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде. Акциянең максаты - әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру.
-
“ Башваткыч” интеллектуаль уен
22 февральдә Лесхоз Мәдәният Йортында “ Башваткыч” интеллектуаль уен оештырылды.