Саба районында әти-әниләрнең бердәм дәүләт имтиханы көне
22нче февраль көнне Россиякүләм акция кысаларында Саба гимназиясе базасында әти-әниләр өчен рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде. Акциянең максаты - әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру.
Бу акциядә балалары чыгарылыш сыйныфта укучы 9 әти-әни катнашты. Чын имтихан шартларына якынайтып, катнашучылар “металлэзләгеч” аша уздылар. Һәр катнашучыга имтихан материаллары конвертларда таратылып, бланкларны тутыру буенча инструктаж үткәрелде. Әти-әниләр өчен имтихан 30 минут дәвам итте, чынында чыгарылыш сыйныф укучысы аны 3 сәгать 30 минут дәвамында яза. Биремнәр 11 сыйныф укучысы эшли торган форматта, ләкин күләме белән аерыла. Укучы 26 бирем үтәсә, әти-әниләр имтиханда 8 биремгә җавап бирделәр.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев