Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхёнчханда Олимпиадада бронза медаль яулады

Тагын бер Россия чаңгычысы - Александр Большунов - шул ук дистанциядә көмеш медаль алды.

Пхёнчханда Олимпиада уеннарында Россия чаңгычылары уңышка иреште.

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков, 50 км га классик стиль белән узышып, бронза медальле булды. Тагын бер Россия чаңгычысы - Александр Большунов - шул ук дистанциядә көмеш медаль алды. 

Фин Ииво Нисканен Олимпия чемпионы булды. Бу хакта "Газета.Ру"  хәбәр итә.

Фин Нисканен дистанцияне 2 сәгать 8 минут 22,1 секундта узды. Большунов, аннан - 18,7 секундка, ә Ларьков 2 минут 37,5 секундка калышты..

Исегезгә төшерәбез: Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхенчханда Олимпия уеннарында көмеш медальгә ия булган иде инде. Ул Россия ир-атлар командасы составында 4х10 км эстафетада икенче урынны алды.

Фото: Солтан Исхаков

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев