“Шикәрле тормыш” кемгә яный? Куркыныч авырулар арасында диабет чире – өченче урында
Газетаның алдагы санында танылган журналист, “Звезда Поволжья” газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовның каһәр суккыры шикәр чиреннән интегүе, гангрена башлангач, бер үкчәсенә операция ясалуы турында хәбәр ителгән иде.
Чирнең кайсы да яман инде аның. Тик соңгы вакытларда якын танышларым арасында диабет белән интегүчеләр күбәеп китте бит әле. Кызыксына башлагач, 60 меңнән артык төрле чир арасында диабетның инде өченче урынга күтәрелүен әйттеләр. Йөрәк һәм кан тамырлары, онкология авыруларыннан соң, кеше сәламәтлегенә иң зур зыян салучы чиргә әйләнгән икән ул. Ә иң куркынычы: аеруча астыртын, сиздермичә генә теләсә кемне эләктереп алырга хирыс булган диабет дигән зәхмәттән котылу нык авыр. Бу чирдән дәвалануга караганда, аны булдырмау хәстәрен алдан күрү яхшырак, ди табиблар.
“Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге белгечләре белән Татарстан районнарына барып, хәлне урыннарда өйрәнү дә кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертергә ярдәм итте.
Медицина фәннәре докторы Иван Неумывакин әйтүенчә, әле ярты гасыр элек кенә бик сирәк очраучы диабет чире бүген кешеләрне һаман саен күбрәк аулый. Тормыш дәрәҗәсе яхшыру, бала чактан ук тәмле ризыкларга тартылу, табында ни булса, шуны куллану кан составында шикәрнең артуына китерә. Бу исә үз чиратында диабет чирен көчәйтә бара икән.
Хәер, элегрәк елларда сирәк очраса да, ул иң куркыныч авыруларның берсе булып саналган. Сәбәбе гади: чирнең нилектән килеп чыгуы белгечләр тарафыннан җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Аны дәвалау да күп вакыт көтелгән нәтиҗә бирми. Шуңа күрә, кемгә дә булса мондый диагноз куелганнан соң, кеше гадәттә югалып кала, күңел төшенкелегенә бирешә. Ә чиргә шул гына кирәк тә. Курку хисе кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, ди белгечләр.
Мондый халәттә ни эшләргә? Иван Неумывакин, диабетны язмыш сынавы буларак кабул итәргә кирәк, ди. Ягъни чиргә каршы көрәш чаралары күрү кирәк. Шул вакытта гына диабетны җиңәргә була, ди танылган табиб.
Чирне дәвалауга караганда, булдырмый калсаң, яхшырак. “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге белгечләре белән республика районнарында булганда, моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандым. Профилактика үзәге директоры Гөлшат Әмирҗанова әйтүенчә, диабетны булдырмау өчен әллә ни күп тә кирәкми. Кан составында шикәрнең гадәттәгедән күбрәк булуын белү белән һәркем үзенең туклану режимына игътибарны арттырырга, ягъни диета саклый башларга тиеш. Аерым очракларда физик күнегүләр, саф һавада йөрү, табиб киңәш иткән даруларны куллану кирәк. Чиргә баш калкытырга ирек бирмәгәндә, кеше диабет белән дә йөз яшькә кадәр яши ала, ди белгечләр.
“Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге моннан берничә ел элек кенә оешкан булса да, республиканың барлык районнарында диярлек булырга өлгергән. Төрле лекцияләр, ярдәм итү акцияләре, “Түгәрәк өстәл” янында сөйләшүләр, белгеч киңәшләре – кыскасы, диабет чире турында халыкка төрле мәгълүмат бирү белән мәшгульләр. Әйтергә генә ансат: урыннардагы табиб-эндокринологлар белән бергәләшеп, республиканың төрле почмакларында яшәүче унсигез меңгә якын кеше белән очраша алганнар. Диабетның ничек килеп чыгуы, аны булдырмый калу чаралары турында киңәшләшкәннәр.
Унсигез мең кеше... Күпме бу, азмы? Әлбәттә, табиб-эндокринологны үз гомерендә бер генә тапкыр да күрмәгән авыл кешеләре өчен моны аз дип әйтеп булмый. Шуларның 500дән артыгында диабет чире ачыклануын да өстәсәк, профилактика үзәгенең никадәр файдалы һәм кирәкле эш башкаруын аңлау кыен түгел. Үзәк белгечләре урыннарда булганда, 463 кешедә диабет чиренең башлангыч чоры булуын ачыклаган, 1700 кеше үзәк ярдәме белән “Диабеттан саклану мәктәбе”ндә белемен ныгыткан.
Ә иң мөһиме, әлеге үзәк дәүләт ярдәме белән түгел, нигездә үз мөмкинлекләреннән чыгып эш итә. Бу вакыт аралыгында әлеге үзәк аша диабет чире белән авыручыларга ярдәм итүче оешма-предприятиеләрнең саны да артканнан-арта. Андыйлар арасында хәтта чит өлкә һәм республика вәкилләре дә бар.
– Бу эшне башлаганда, төрлесен уйладык. Шикләнеп калган чаклар да булды. Әмма Аллага шөкер, район башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, оешма һәм предприятиеләр безнең максатны аңлыйлар, эшне оештыруда кулдан килгән кадәр ярдәм итәләр. Аеруча Азнакай, Әтнә, Әлки, Алексеевск, Чистай районнары җитәкчеләренә рәхмәтлебез. Алар безнең фикердәшләребез дә, дусларыбыз да, – ди үзәк җитәкчесе Гөлшат Әмирҗанова.
Хуҗалыкларда булганда, диабет чире белән авыручыларны ачыклап кына калмыйлар. Ярдәмгә мохтаҗларга төрле ярдәм күрсәтергә дә тырышалар.
Үзәк хезмәткәрләре белән үземә дә Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә узган очрашуда катнашырга туры килде. Монда да авырып киткән кешеләргә ярдәм кулы сузучылар бар. Мәсәлән, “Лотфуллина” крестьян-фермер хуҗалыгы чагыштырмача зур да түгел. Әмма диабет чиреннән интегүчеләргә үз продукцияләреннән һәрчак өлеш чыгаралар. Фермер хуҗалыгы җитәкчесе Кадерия Лотфуллина әйтүенчә, фермер хуҗалыгында үстерелгән күркә, үрдәк итләре диабет белән чирләүчеләргә ярдәм итсә, аларга шул җитә.
“Диабетсыз тормыш” үзәге җитәкчесе Гөлшат Әмирҗанова әйтүенчә, оешманың төп максаты – диабетны кисәтү белән бергә, авыручыларга кулдан килгән кадәр ярдәм итү. Бу юнәлештә алар урыннарда күп санлы теләктәшләренә таяна. Үзәк хезмәткәрләре аша диабет белән авыручыларга һәрдаим ярдәм күрсәтүче Чуашстан Республикасы Батыр районы “Р.Санзяпов” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Бәрәкәтле”, “Хәләл”, “Привоз”, “Касыймов” һәм башка бик күп оешма-предприятиеләргә дә рәхмәтле алар.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев