Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдәннең бер оешмасында хезмәт хаклары вакытында түләнмәгән

Җаваплылыгы чикләнгән "Лаокра" тире эшкәртү заводы" (элеккеге Шәмәрдән промкомбинаты) җәмгыятендә эшчеләргә хезмәт хаклары түләүдә закон таләпләренең үтәлмәвенә юл куела. Район прокуратурасы үткәргән тикшерү әнә шуны күрсәтте. Россия Федерациясе Хезмәт кодексында язылганча, хезмәт хакы оешманың эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре, күмәк килешү, хезмәт килешүе нигезендә айга ике тапкыр түләнергә тиеш. Ә хезмәт...

Җаваплылыгы чикләнгән "Лаокра" тире эшкәртү заводы" (элеккеге Шәмәрдән промкомбинаты) җәмгыятендә эшчеләргә хезмәт хаклары түләүдә закон таләпләренең үтәлмәвенә юл куела. Район прокуратурасы үткәргән тикшерү әнә шуны күрсәтте. Россия Федерациясе Хезмәт кодексында язылганча, хезмәт хакы оешманың эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре, күмәк килешү, хезмәт килешүе нигезендә айга ике тапкыр түләнергә тиеш. Ә хезмәт килешүе өзелгәндә закон эшчегә тиешле барлык сумманы ул эштән киткән көнне тулысы белән бирүне күздә тота. Шуңа да карамастан, И.Сафиуллин әлеге шартның үтәлмәвен үз мисалында кичергән. Нәтиҗәдә ул үзенең хокукларын яклауны сорап прокуратурага гариза белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Прокуратура исә гаризаны И.Сафиуллинга тиешле хезмәт хакын аның файдасына суд аша эзләп алу тәртибендә хәл итте. Моннан тыш заводтан А.Максимовка бирелмәгән 18932 сум күләмендәге хезмәт хакын түләттерү өчен дә судка гариза бирелде. Суд әлеге гаризаларны канәгатьләндерү турында карар чыгарды.

Моннан тыш Шәмәрдән промкомбинатында бала үстерү чорында ай саен бирелергә тиешле пособиеләрне түләүне дә тоткарлаганнар. Әйтик, О.Владимирова агымдагы елның июнь-июль айлары өчен пособиене алмаган. Прокуратура бала үстерүчегә тиешле акчаны суд аша түләттерде.

Әни булу белән бәйле посо­биеләрнең артуы куанычлы хәл, әлбәттә. Хәзер бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 13087,61 сум тәшкил итә. Аналарга балага яшь ярым тулганчы каралган пособиенең минималь күләме дә 2453,93 сумнан ким булмаска тиеш. Әмма шул суммаларны вакытында түләмәсәләр, борчылырга туры килә. Шәмәрдән промкомбинатында эшләгән Е.Иштуковага, закон таләпләрен тупас бозып, бала тугач биреләсе 13087,61 сумны да, шулай ук июнь-сентябрь айларында бала тәрбияләгән өчен тиешле пособиене дә түләмәгәннәр.

Хәзер прокуратура әлеге суммаларны промкомбинаттан ана булган кеше файдасына эзләп алуны сорап судка гариза бирде. Эшләгән, хезмәте белән гаиләсен туйдыручы йөген күтәргән кешеләргә бурычлы булу оешма-предприятие җитәкчеләрен бизәми. Бала үстерүче аналарны прокуратура юлында йөрергә мәҗбүр итү аеруча килешми.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев