Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Шытсу” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә узды

- Җәйге чорда сөт кимергә тиеш түгел. Терлекләргә витаминга бай яшел масса да ашату отышлы, - диде район башлыгы Рәис Миңнеханов, 5 июньдә авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмәгә "Шытсу" җәмгыятенә җыелган хуҗалык җитәкчеләренә. Бер сыерга савып алынган сөтнең уртача күрсәткече район буенча - 18,2 килограмм. "Кибәче" бүлекчәсендә бу сан -...

- Җәйге чорда сөт кимергә тиеш түгел. Терлекләргә витаминга бай яшел масса да ашату отышлы, - диде район башлыгы Рәис Миңнеханов, 5 июньдә авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмәгә "Шытсу" җәмгыятенә җыелган хуҗалык җитәкчеләренә. Бер сыерга савып алынган сөтнең уртача күрсәткече район буенча - 18,2 килограмм. "Кибәче" бүлекчәсендә бу сан - 23,2, "Юлбат" хуҗалыгында һәм "Мичән" филиалында - 20,3, "Тимершык"та - 19,8 килограмм. Район башлыгын уртача күрсәткечтән дә чигенеп эшләүчеләр борчый. Мисалга, "Урта Саба"да - 11,4, "Туган як"та - 14,8 килограмм гына сөт савыла.

Семинарда күтәрелгән икенче төп мәсьәлә - терлек азыгы әзерләү. Бу эшкә 1 июньнән керешсәк тә, һава торышының яңгырлы булуы бераз эшне тоткарлый. Район хуҗалыкларында 209 тонна сенаж төргәкләнгән, 108 тонна печән әзерләнгән. Печәнне бер азык та алыштыра алмый, ди белгечләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин да:

- Күпьеллыкларны беренчел чабуның вакыты болай да кыска. Сабантуйлар чорында да эш темпының кимүенә юл куярга ярамый", - дип мөрәҗәгать итте. Семинарның практик өлеше "Шытсу" җәмгыятенең терлекчелек комплексында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев