Синоптиклар Татарстанда яшен вәгъдә итә
Бүген кич, төнлә һәм иртәгә көндез Татарстанда урыны белән яшен булуы көтелә, җылы һава торышы саклана, дип хәбәр итәләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Республика халкын һава шартларының бераз бозылуы көтә. 2 нче июль кичендә, шулай ук төнлә һәм 3 нче июльдә көндез Татарстанда урыны белән яшен булачак,...
Бүген кич, төнлә һәм иртәгә көндез Татарстанда урыны белән яшен булуы көтелә, җылы һава торышы саклана, дип хәбәр итәләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Республика халкын һава шартларының бераз бозылуы көтә. 2 нче июль кичендә, шулай ук төнлә һәм 3 нче июльдә көндез Татарстанда урыны белән яшен булачак, җилнең тизлеге - 15-20 м/с кадәр.
Моңа карамастан, һава температурасы югары дәрәҗәдә кала. Иртәгә төнлә Казанда 15-17, көндез 29-31 градус җылы булуы фаразланыла, республикада төнлә 13-18, көндез 27-32 градус җылы була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев