Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сиреньнәр каргышы (булган хәл)

Үзәк урамга килеп кергәч, тыкрык буенда ике ялгыз йорт утыра. берсе иске һәм җыйнак аның. Икенчесе дә авылча төзелгән, бары бераз зуррак һәм яңарак.

Ялгыз дигәннән, бу йортның хуҗалары юк. Ә бит элек шушы зур йорт урынында сиреньнәр үсеп утыра иде. Бөтен авылга ямь бирүче бу бакчага һәр узган
кеше сокланып үтә һәм үзенчә "оҗмах бакчасы" дип атый. Май аенда чәчәккә күмелгән сиреньнәрнең хуш исләре әллә кайларга тарала. Аулакта үскән
эре, шәмәхә төстәге сирень чәчәкләрен өзүче юк. Әйтерсең, алар бары тик карар һәм күңелне иркәләр өчен генә яратылган. Дөрес, әрсезрәкләр имтихан алдыннан койма башына менеп, чәчәкләрнең "бишле"ләрен эзләп алып авызына тутыра иде
анысы. Ниндидер бер сихри көчкә ия идеме, әллә бу нигездә укымышлы кешеләр яшәгәнгә шулай тоелганмы? Әмма "оҗмах" почмагының сиреньнәрен сындырырга беркемнең дә кулы бармый иде.
Безнең авылда алты мәчет булган икән дип сөйлиләр. Чуалышлар заманында бер мәчетнең киселгән манарасы шушы йортта яшерелә. Авыр вакытларда шунда яшәгән апаның әбисе өендә балаларга һәм өлкән яшьтәгеләргә белем биргән. Гарәп, фарсы телләрен, язу танырга өйрәткән. Бик укымышлы карчык булган ул. Игелекле нигез булган, дип бик җылы сөйләгәннәре истә калган. Аларның кушаматлары да юкка гына остабикә түгел иде.
Әнисен җирләгәч, ялгызы гына калды, чөнки күршебезнең бертуганы да, балалары да юк иде. Авыл халкы, күрше-күлән аңа һәрвакыт хөрмәт белән карады. Ул да мәрхәмәтле затлардан иде. Гарәп теле, намазга өйрәнергә теләүчеләр аңа йөрде. Сәдакасын да җәлләмәде халык, кирәгенчә ярдәмен дә күрсәтте.
Берзаман чыбык очы туганының малае өйләнү сәбәпле, аңа торыр җир кирәк булды һәм кулай урын итеп күршебезнең йорт урынын сайладылар. Имеш, картайган көнендә янында карап торыр кешесе дә булыр. Аннан берүзе генә яшәгәнче, күңелле дә булыр дип, сиреньнәр бакчасына яшьләргә йорт салырга ди
гән карарга килделәр. Дөрес, ул вакытта күрше апабыз нишлим икән дип, киңәш сорап безгә дәкергән иде.
- Аны бары тик үзең генә хәл итә аласың. Күңелең ничек куша, шулай эшлә, - дип, аның борчылуын әллә ни игътибарга алмадык. Күршебезнең сорау тулы карашы, нишләсәм дөресрәк булыр дип, хафалануы әле дә күз алдымда тора.
Әйе, ахыр чиктә, ул бакчасына йорт салырга ризалык бирде. Ә ул сиреньнәр... мескен сиреньнәрне кисүләрен күреп бөтен авылның йөрәге әрнеде. Авылда усаллыгы белән даны чыккан бер хатын да елаган икән, диделәр ул чакта. Сирень агачларның тамырларын юл аркылы чыгарып аткач та, алар зур-зур өемнәр булып, озак ятты. Урамнан узган һәр кеше:
- Нинди матур бакча харап булды бит, хәерлегә булсын, - дип юрады.
Бу хәлләрдән соң, күршебезнең бөтен тынычлыгы югалды. Егылып бик каты имгәнде. Шул дәвер яшәп, бер генә дә хастаханәдә ятмаган карчыкның аягына бик катлаулы операция ясадылар. Район үзәгендә генә түгел, Самарага хәтле алып киттеләр үзен. Минем ул вакытта студент чагым. Хәлен белергә яны-
на баргач:
- Их, Зилә, мин бит зур ялгышлык эшләдем. Монда эләгүем дә бары тик оҗмахка тиң бакчамны тар-мар итүем хакына. Мине бары тик сиреньнәр генә каргады. Ник аны кистердем икән, - дип зар елады.
Терсәк якын да бит, әмма тешләп булмый. Ул да соңгы сулышына кадәр үкенү хисе белән яшәде. Яңа төзелгән йорт та, терәлеп торган күршеләре дә бернинди шатлык китермәде. Киресенчә, әллә нинди әшәке сүзләр белән кычкырышкан
тавышлар, сугыш-талаш аның тыныч тормышына нокта куйды. Йортында үскән ямь-яшел үлән дә саргаеп үсми башлады. Ир белән хатын бер аерылды, бер кушылды. Хатыны юк чакта өере белән сәрхүшләр җыелышып, күңел ачулар иртәнгә кадәр дәвам итте. Күрше апа сирень бакчасын сагынып бер елады бер төшләрендә күреп саташты. Ә яшь гаилә, гомер буе намаз укыган карчыкны бөтенләй санламады. Аңа әллә нинди ямьсез һәм пычрак сүзләр белән кычкырынды, үзләрен хуҗаларча тотты. Өстәвенә изге нигездә дуңгыз асрый башладылар.
- Нинди шайтан коткысына бирелеп, бу хәерсез бәндәләргә үз йортыма керергә рөхсәт бирдем икән. Аллаһы Тәгалә картлык көнемдә нинди гөнаһларым өчен шулай җәзалый икән, - дип сукранудан түшәккә егылды ул. Аягы да тиешенчә төзәлмәде. "Төшемдә дә бу гамәлем өчен мине каһәрлиләр", дип сөйли иде ул. Ә берсендә күргән төше һәм кичерешләреннән озак тынычлана алмады.
Төшенә аңа тәрбия биргән әбисе кергән. Чәчләре тузынган, үзе әллә ничек кабалана, карашы сөйкемсез һәм котсыз, ди. Ап-ак киемнән булса да, күлмәге пычранган икән. Чәче, күлмәге буйлап саз ага, ди. Көне дә шыксыз. һич аңламассың, үзе томан да шикелле, өстәвенә яңгырлы һәм пычрак. Әбисе атлый да егыла, атлый да егыла икән. Аның саен тагын да юешләнә һәм пычрана. Күрше апа аңа булышмакчы булып кулларын сузган:
- Әби, нишлисең син? Әйдә, ярдәм итәм, тор. Кара инде, ничек пычранып беткәнсең бит. Әйдә тизрәк юып төшерик,- дигән. Әбисе аңа ярсып:
- Юк, кагыласы булма. Бу бары җир туфрагы, юыла ул. Ә менә син нишләдең? Нишләттең безнең нигезне? Ул пычракны ничек юарсың дип, - дип кычкырган тавышка уянып киткән ул...
Күрше әбинең вафатына да ун ел, урыны оҗмахта булсын. Аның тынычлыгын урлаучы гаилә башлыгы үлеменә дә дүрт ел вакыт үтте. Үлеме дигәннән, берничә ел элек үз теләге белән хушлашты ул.
...Сиреньнәр урынына йорт салган яшь парның бәхете булмады. Тату
һәм матур гаилә булып яшәп китә алмады алар. Хатын дигәне улын алып, башка милләттән булган иргә ияреп, бөтенләй шәһәргә күченеп китте. Ә остабикә нигезе тора-бара авылда бер сәрхүшләр йортына әверелде. Анда кемнәр генә җыелмый иде. Авыл халкы янгын-фәлән, үтереш чыга күрмәсен дип, коты чыгып яшәде. Ә хәзер анда беркем дә юк. Ике йорт ике якта ялгызы гына "картая" шулай. Бу вакыйгага шактый еллар үтсә дә, май ае җиткән саен барыбер күрше апа бакчасының сиреньнәре сагындыра...
Зилә Мөдәррисова
http://www.zamansulyshy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев