Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәтлек 700 сумга сатыламы?

Даруханәләргә хәзер керерлек түгел. Элек тиеннәр торган даруларның бәясе бермә-бер артты. Чит ил препаратлары янына исә, гомумән, якын киләм димә. Ярый да салкын тию ише авырулардан без, сәламәт кешеләр, халык ысуллары белән булса да дәвалана алабыз. Ә даими дару эчеп тору соралган хроник чирләр булганнарга нишләргә? Аларның чыгымнары бермә-бер артты....

Дөрес, җитди чирләр белән авыручыларны дәүләт мөмкинлегеннән килгәнчә кайгыртырга тырыша. 2005 елдан федераль бюджет хисабыннан таләп ителгән дарулар белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла. Федераль ташламаларга ия категорияләр - барлык төркем инвалидлар, блокадниклар, сугышта катнашучылар бушлай дарулар алуга хокуклы. Әмма, кызганычка, бик күпләр дарулар урынына акчалата компенсацияне алу ягын карый.

Елына бер тапкыр ташламаларга ия кешеләр социаль хезмәтләр җыелмасын ни рәвешле файдалану турында карар кабул итә. Алар йә натураль ташламалар сайларга, йә билгеләнгән сумманы акчалата алырга мөмкин. Республикабызда 70 процентка якыны акчаны сайлый. Әмма көн дә авырулар белән күзгә-күз очрашкан табиблар, мондый адымның хаталы булуын аңлатырга тырыша.

- Кешегә инвалидлык билгеләнгән икән, димәк, бу кешедә җитди чир табылган. Ә авыру кешегә даими дәвалану таләп ителә. Әз генә хәле җиңеләйсә дә, чирнең кайчан кире кайтачагын берәү дә белми. Бик кыйммәтле даруларга ихтыяҗ кинәт туарга мөмкин. Ә бу очракта аларны сатып алуга үз кесәңдәгесе, хәтта "кара көнгә" дип җыелганы да җитмәскә мөмкин, дип аңлата белгечләр.

Акчалата бирелгән 700 сумнан бераз гына күбрәк акча исә бүгенге бәяләр өскә үрмәләгән көндә, гомумән, бер кап даруга да җитмәскә мөмкин. Натураль ташламалар сайлаучыларны исә йөзләрчә меңлек дарулар таләп ителсә дә ярдәмсез калдырмыйлар.

Федераль программаны финанслау күләме анда торучы гражданнар саныннан исәпләнә. Соцпакет сайлаган кешеләр күбрәк булган саен, акча да күбрәк бүленә. Бу исә кыйммәтле препаратлар таләп ителгән авыруларга ярдәм итү мөмкинлеген арттыра. Димәк, соцпакеттан баш тартып, акчага өстенлек бирү башкаларны да авыр көнгә калдыра ала.

Республикабызда 90 мең кеше онкологик авырулар белән исәптә тора - һәр 43нче татарстанлыда яман шеш табыла. Шикәр авыруы белән чирләүчеләр 110 меңнән артык, ә йөрәк-кан әйләнеше авырулары тын юлларының кискен авыруларыннан соң (ОРЗ) икенче урында. Димәк, һәркайсыбызга чир көтмәгәндә-уйламаганда килергә мөмкин. Федераль ташламаларга ия кешеләрне исә дәүләт кайгыртам дип тора. Моннан дөрес итеп файдаланырга гына кирәк.

1 октябрьгә кадәр федераль ташламага ия гражданнар киләсе елда социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланыргамы яисә аның урынына акча алыргамы дигән карарны кабул итәргә тиеш. Моның өчен Пенсия фонды бүлегенә гариза тапшырырга кирәк. Инде аннары ел дәвамында бу карарны үзгәртеп булмаячак.


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев