Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңгы өмет Лилиягә яшәргә көч бирә – ярдәм кирәк

Казанда яшәүче Лилия һәм Илназ Нуруллиннар гаиләсенә, көтмәгәндә, зур сынау килә. “Хәлемне үзем генә беләм. Яраткан хатынымның интегүен күрү бер авыр булса, аңа ярдәм итә алмавым аркасында тагын да ныграк кайгырам. Тик берни эшләп тә булмый”, – ди Илназ.

Лилия бер ел элек авырый башлый. Табиблар аның үпкә­сендә яман шеш таба. Өмет­ле сүз әйтмиләр. Авыруның соңгы ста­диядә булуы ачыклана. Лилиягә бер-бер артлы дүрт мәртәбә химия терапиясе бирәләр. Ярдәме тими. Ул гына да түгел, быел анда тагын бер яман шеш табалар. “Шуннан соң табиблар яңадан өч курс химия билгеләделәр. Әмма моның ярдәме тимәде, кире­сенчә, тиешле даруларны алып бетергәч, шешнең тагын да үсеп китүен, таралуын күреп алдылар. Хатынымның хәле көннән-көн начарая башлады. Аны өйгә кайтарып җибәрделәр, – дип сөйли ире. – Нәни кызыбыз әнисенең янәшәсендә булуын, терелүен көтә. Сабыебыз Лилиягә яшәргә көч бирә. Өметләнеп, Мәскәүгә юл тоттык. Ул вакытта хаты­ным­ның хәле бик мөшкелләнгән иде. Аптырагач, чит ил белгечләренә мөрәҗәгать иттек”.

 
Хәле бик авыр булса да, туганнары Лилияне юлга алып чыгып китә. Чит ил табиблары да хатынның диагнозын раслый һәм дәваларга алыналар. Хәле бераз яхшырган кебек була. Әмма бу көннәрдә үзен янә авыр хис итә башлаган.

 
– Әле ярый, хатынымның әнисе ярдәм итә. Ул булмаса, бу хәлләрне үзебез генә кичерә алмас идек. Барыбыз да аның савыгуын көтәбез. Табиблар Лилия­нең иммунитетын күтәрергә ки­рәк, диләр. Әмма моның өчен бик күп суммада акча сорыйлар. Бу – соңгы өмет, – ди Илназ. – 26 октябрьдә безне чит ил клиникасы көтә. Анда барыр өчен,  2 миллион 500 мең сум кирәк! Якыннар, дуслар, танышлар яр­дәме белән әкренләп акча җы­ела. Әмма вакыт күп калмады. Төрле хәйрия фондларына мөрә­җәгать итеп карадык, әмма алар безгә булышудан баш тарта. Берсенең дә алынасы килми. Шуңа да бар өметебез – изге күңелле кеше­ләрдә. Зинһар, ярдәмегездән таш­ламагыз!

 

Лилия Нуруллинага булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

 
Ире Нуруллин Илназ Ильяс улы исемендәге Саклык банкы картасы: 4279 6200 2933 6808,

 
әнисе Камалова Рәмзия Игълам кызы исемендәге Саклык банкы картасы: 5469 6200 1547 4701,

 
ВТБ картасы: 4714 8700 8826 4655,

 
”Киви кошелёк”: 8 962 561 35 36.

Фото: https://vk.com/club170909022

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев