Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорауларыгыз булса, килегез: авыл җирендә яшәүче халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

Агымдагы елның 30 октябрендә авыл җирендә яшәүче халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча министрлыклар, ведомстволар, оешмалар белгечләреннән торган мәгълүмати-консультация төркеме гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү 10-12 сәгатьләрдә Лесхоз мәдәният йорты, 13-15 сәгатьләрдә Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында үткәрелә. Халык белән сөйләшүне министрлыклар, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы, Росреестр идарәсе,...

Агымдагы елның 30 октябрендә авыл җирендә яшәүче халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча министрлыклар, ведомстволар, оешмалар белгечләреннән торган мәгълүмати-консультация төркеме гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү 10-12 сәгатьләрдә Лесхоз мәдәният йорты, 13-15 сәгатьләрдә Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында үткәрелә. Халык белән сөйләшүне министрлыклар, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы, Росреестр идарәсе, Федераль салым хезмәте идарәсе, Пенсия фондының республика идарәсе, Адвокатлар һәм Нотариаль палатасы белгечләре алып бара. Министрлыкларга, ведомстволарга, оешмаларга сораулары булган кешеләрне кабул итүгә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев