Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөт акчалары кем кесәсенә “ага”?

Сыерлы көн - сыйлы көн, дип борынгылар белми әйтмәгән. Иң авыр елларда да тулы бер гаиләне сыер ач үлемнән саклап калган. Әмма соңгы елларда хуҗалыклар сөтлебикәләрне киметә, көтүләр чыкмый. Авыл халкы моны сыер асрау отышлы булмау белән аңлата. Элеккеге колхозлар юк, терлек азыгы әзерләү бик мәшәкатьле һәм чыгымлы. Сөт бәясе...

Сыерлы көн - сыйлы көн, дип борынгылар белми әйтмәгән. Иң авыр елларда да тулы бер гаиләне сыер ач үлемнән саклап калган. Әмма соңгы елларда хуҗалыклар сөтлебикәләрне киметә, көтүләр чыкмый. Авыл халкы моны сыер асрау отышлы булмау белән аңлата. Элеккеге колхозлар юк, терлек азыгы әзерләү бик мәшәкатьле һәм чыгымлы. Сөт бәясе дә шатландырмый. Дөрес, көзге-кышкы чорда ул әзрәк күтәрелеп ала, ә җәен исә тагын түбән тәгәри. Көздән сыер алган хуҗалыклар да, сөткә шалкан бәясеннән түләнә башлагач, алган малларын бетерергә мәҗбүр. Азык-төлек сатып алу, сөтлебикәләрне һәртөрле тикшертү хезмәтләре көннән-көн үсә, ә сөт бәясе исә ничә елдан бирле бер урында таптана.


Авылда сөт акчасына гына яшәүче гаиләләр аз түгел. Исәп-хисап вакытында ясалса, ул көндәлек чыгымнарны капларга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә дә җитә. Ә сөт җыючылар тәгәрмәчкә таяк тыкса, очын-очка ялгап яшәүчеләрнең хәле тагын да мөшкелләнә.


Татарстанның сөт эшкәртү заводлары бүген сөтне 25 сумнан кабул итеп алырга әзер. Тик авыл халкы җитештергән продукция болай бәяләнми. Республикада сөтнең литрын уртача 19 сумнан җыялар. Калган акча сөт елгасы булып кем кесәсенә ага?



Ниһаять, авыл халкының бу авырткан җиренә хакимият тарафыннан да игътибар итә башладылар. Сөт базарындагы гаделсезлеккә карата Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үз фикерен белдерде. Алай гына да түгел, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына сөт җыючыларны тикшерү бурычын куйды. Кирәк булса хәтта моңа хокук сакчыларын да җәлеп итәргә боерды.


Татарстан фермерлар ассоциациясендә искәртүләренчә, бүген сөтнең литры өчен хәтта 15 сум түләмәүче районнар да бар. Әлки, Чүпрәле, Аксубай, Тукай, Нурлат районнарында шәхси хуҗалыктан җыелган сөткә, тартып-сузып, 15 сум түлиләр. Димәк, сөт бизнесындагы төп керем сыер асраучы кесәсенә түгел, аны җыючыныкына керә дигән сүз. Билгеле, мондый шартларда сыер асрауның табышына караганда мәшәкате күбрәк. Бүген Татарстанда 315 мең хуҗалык сыер тота. Республикада җитештерелә торган сөтнең яртысын нәкъ менә шәхси хуҗалык сыерлары бирә. Сөткә бәяләр артмаса, якын киләчәктә сыерлар саны кисәк кимиячәк, ди белгечләр. Моны булдырмауның бердәнбер юлы - сөт бәясен арттыру һәм тотрыклы итү.


Фермерлар ассоциясе рәисе Камияр Байтимеров, сөт җыючыларга: "Булды, җитте! Сөтне 20 сумнан да түбәнрәк бәягә алмыйсыз", дип кистереп әйтелергә тиеш дип саный.


Бер ел элек Апас районының Кызылтау авылыннан шундый зар кергән иде. Имеш, сөт җыючы акчаны вакытында түләми. Ул вакытта эшмәкәрнең үзенә шалтыраткач, ул җавап бирүдән баш тартты. Хәзер бу салада хәлләр ничегрәк икән дип, авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров белән элемтәгә кердек.


- Хуҗалыктан сөтне һаман да шул сез телгә алган Хәмит Вәлиев җыя, - диде ул. - Элегрәк вакытында түләмәү очраклары күзәтелсә дә, хәзер сөт акчасын айга ике тапкыр биреп бара. Бүген авылда 93 сыер бар. Сөт акчасы вакытында түләнгәч, халык мал асрый әле. Җәен сөтнең литрын 16 сум 50 тиен, 17 сумнан кабул итте Хәмит. Сентябрьнең икенче яртысы өчен 17 сумнан бирде. Октябрьдән исә һәр литр өчен 18 сумнан түләнергә тиеш.


Теләче районының Баландыш авылында яшәүче Рөстәм Мөхәммәтҗанов сигез елдан бирле дүрт авылдан сөт җыя.


- Исәп-хисапны айга бер ясыйбыз, - ди ул. - Авыл халкы үзе, "15 көн саен кирәкми, җыеп алабыз", дип ике тапкыр түләүгә каршы чыкты. Җәен сөтнең литрын төрлечә (16-18 сумнан) кабул иттек. Бу - бездән генә тормый. Мин җыелган сөтне турыдан-туры заводка тапшыра алмыйм. Арадашчы бар. Шулай да октябрь өчен исәп-хисапны 19 сум 50 тиеннән ясарбыз дип торабыз.


Рөстәм Мөхәммәтҗанов халыктан кабул ителгән һәр литр сөттән үзенә 1,50 сум калуын яшерми. Әмма бу, тотылган чыгымнарны санасаң, күп акча түгел ди ул. Салым түләү, транспортны карап тору өчен, көн саен бензинга 1500-1700 сум акча тотыла.


Эшмәкәр кайбер намуссызларның сөткә су кушу очракларын да әйтеп үтте. Әмма моның өчен ул акчаны кисмәскә тырыша.


- Һәрберсенә аерым кисәтү ясыйм. Һәр хуҗабикә тапшырган сөтнең күз алдында майлылыгын карап, районга алып барып тикшертәм. Бу хезмәт 145 сум тора. Анализ шунда ук майлылык дәрәҗәсен, сөтнең куелыгын, аксымны, ничә процент су кушылуын күрсәтә, - ди Рөстәм әфәнде.


Сөт базарындагы вәзгыятьне күптән аңлап, аны Хөкүмәткә тапшырудан баш тартучылар да бар. Алар, гадәттә, сөт продукциясен күрше авылларга, районга, хәтта башкалага килеп тә сату итә.


Мисал өчен, бүген базарда авыл сөтенең өч литрлы банкасы 100 сум тора. Питрәчтән килеп сатучы Миләүшә ханым бер сыер асрый. Билгеле, тәүлегенә 15-20 литр сөт савып кына аны Казанга алып килеп сатуның файдасы юк. Заһировлар авылдашларыннан сөтне 21 сумнан сатып ала. Бу очракта исә, "бүре дә тук, кәҗә дә исән" кала. Сыер асраучыга да, аны алып килеп сатучыга да акмаса да тама.


Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылыннан да Казанга йөреп сөт сатучылар бар. Рәмилә апа белән Тимерхан абый Хуҗиннар бер сыер асрый. Сөтнең литрын 40 сумнан саталар. 1,5 литрлы шешәне исә 60 сумнан да бирә Рәмилә апа. Эремчекнең килосы - 130-140, каймакның 200 граммлы савыты - 60 сум.


- Элек авылдашлардан да алып килеп сата идем. Ул вакытта сөт җыючы куйган бәядән бер-ике сумга кыйбатракка сатып алдым. Бүген сөт продукциясе сату табышлы керем түгел. Сыер асрау, азык юнәтү, май язу, эремчек, каймак аерту кебек хезмәтләрен санасаң, бер файдасы да калмый. Шуңа "Әллә сыерны бетереп, күпләп кош-корт үстереп сатуга күчик микән?" дип тә уйлыйбыз.


Лаеш районы Сиңгел авылында яшәүче Миңнуллиннар биш елдан бирле сөтчелек тармагын үстерү белән шөгыльләнә. Бүген аларның 25 сыеры бар.


- Ташлатканнары бар, барысы да савылмый, - ди Альмира Миңнуллина. - Көненә 180 литр сөт савабыз. Хөкүмәткә тапшырудан файда юк, үзебез күрше-тирә авылларга йөреп, литрын 40 сумнан сатабыз. Көненә 7200 сум акча керә. Ә аена ул 216 мең сум дигән сүз. Каймак, эремчек, май ясап та сатам.


Республика буенча сөткә иң түбән бәя - Кама Тамагында. Дөрес булса, монда бер сөтнең литрын көлке бәядән - 14 сумнан җыялар. Әмма Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Госман Камалиев моны кире какты.


- Бу саннар каян алынгандыр, белмибез, - ди ул. - 2016 елның 9 аенда хуҗалыклардан җыелган сөткә 15,25 сумнан түләнгән. Сөт җыючылар октябрьнең беренче яртысы өчен 15,50 сумнан исәп-хисап ясады. Районда дүрт эшмәкәр шәхси хуҗалыклардан сөт җыя. Чималга бәяне бергә сөйләшеп билгели. Мәсәлән, алар республикада уртача бәя 16,50 сум дигән фикерне алга сөрә.


15 сум белән 14 сум арасында әллә нинди зур аерма юк. Ә менә Арча, Балтач районнарында сөтнең литрын 20 сумнан җыйганда, Кама Тамагы халкының чыннан да зар еларлыгы бар.


- Бәянең түбән булуын үзебез дә таныйбыз, - ди Госман Ганибай улы. - Әмма фәрманга кертелеп, "Сөтнең литрын кимендә 18 сумнан да түбәнрәк бәядән җыймаска" дигән боерык булса, шәхси эшмәкәрләр дә балансны саклар иде.


Ничек кенә булмасын, сөт бизнесында сөт җыючыларның эше табышсыз түгел. Халыктан кысып калган 5-10 сум акча, нинди генә аклаулар табылса да, алар файдасына. Әмма Президентның кисәтүе урынсыз булмас. Авыл халкының карап торган бердәнбер керем чыганагы - сөт акчасына тиешле караш формалашса, малкайларның баш саны артачагына өмет бар.


Чулпан ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев