Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөт елгалары каян ага?

Татарстанның сөт елгалары Кукмара ягыннан ага башлады. Республика тарихында беренче тапкыр район хуҗалыклары көндәлек 200 тонна сөт саву күрсәткеченә ирешеп, чып-чын сөт рекордын куйды!

"УРАЛ" ХУҖАЛЫГЫНА СӨТТӘН КӨН САЕН 800 МЕҢ СУМ АКЧА КЕРӘ
Кукмара районы "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов белән мин озак еллар таныш. Газинур абый үзенчәлекле, легендар шәхес. Үз вакытында ул хәле шактый мөшкел булган хуҗалыкка җитәкче булып килеп, аны берничә ел эчендә райондагы иң алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсенә әйләндергән иде. Бүген Кукмарада бер тәүлеккә савылучы сөтнең дә зур өлеше - 57 тоннасы "Урал"га туры килә. Узган ел Газинур абый мегаферма төзи башлаган. Бу - 500 баш терлеккә исәпләнгән ике торак комплексы.
- Газинур Хатыймович, мегаферманы бер тиен кредитсыз төзегәнсез дип ишеттем?
- Әйе. Ул хуҗалык акчасына төзелде. 350 миллион сумның бер тиене дә кредит акчалары түгел.
- Күп кенә хуҗалык җитәкчеләре сөткә бәяләр түбән дип зарлана. Сөт җитештерү бүген табыш китерәме? Сөттән көндәлек күпме акча керә?
- Хуҗалыкта бүген иң табышлы тармак - сөт. Сыер итендә рентабельлек зур түгел. Дуңгыз итенә дә бәя төшеп бара. Аның табышы 25-30% тан артмый. Ә менә сөттән файда 55-60% тирәсе. Көненә безнең хуҗалыкка сөттән 800 мең сум акча керә. 5 айга гынасөттән 243 миллион сум акча керде. Бөтен төр салымнар, хезмәт хаклары үз вакытында түләнеп бара. Бер җиргә әҗәтебез юк.
Кукмара хуҗалыкларында сыерларны көненә 3 тапкыр савалар. Иртәнге 3тә, көндезге 11дә һәм кичке 4тә. "Урал"дагы мегафермада сыерлар "карусель" тибындагы җайланма белән савыла. Терлекләр бер-бер артлы "карусель"гә керә. Аппарат әйләнә башлый. 10 минут эчендә 40 сыер савылып, бер-бер артлы икенче залга чыгып китә. Чит иләрдә сөтне арттыру өчен саву залларында классик музыка куялар. Газинур Хәбибрахманов бу яңалыкны да үз хуҗалыгында кулланып карарга тели.
Саву залында хуҗалык җитәкчесе безне озак тотмады. Чит кешеләр сыерларда стресс тудырып, аларның сөтен киметә икән...
Марсель ӘСКӘРОВ
акчарлак-газета.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев