Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиб аномаль җылы кышның зыяны турында сөйләде

Җылы кыш гипертоникларга, гипотоникларга, аллергикларга, астматикларга һәм башка хроник авыруларга куркыныч тудыра.

Аномаль җылы кышкы һава торышы хроник авырулардан интегүче кешеләр өчен куркыныч. Бу хакта «Вечерняя Москва» газетасы кардиолог Наталья Насыйбулинага сылтама белән яза.

Аерым алганда, температура һәм атмосфера басымы үзгәрүгә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан һәм сулыш юллары авыруларыннан интегүчеләр сизгер була.

Кан басымы түбән яки югары булган кешеләрдә «мигреноз авыртулар, тын юлларына һава җитмәү хисе барлыкка килә». Температура уйнавы аркасында кандагы лейкоцитлар дәрәҗәсе кимеп, аллергия реакцияләре барлыкка килә һәм йогышлы өзлегүләр кискенләшә, дип аңлатты табиб.

Дымлылыкның артуы, үз чиратында, астматиклар сәламәтлегендә чагылыш таба. Ә магнит бураннары вегетатив нерв системасы эшенә тискәре йогынты ясый, дип өстәде ул.

Шуңа бәйле рәвештә, Насыйбулина вегетатив нерв системасы белән шөгыльләнергә киңәш итте: йокы режимын сакларга, даими рәвештә ашарга, күбрәк йөрергә һәм башкалар. «Бу процесслар чыныгу чаралары белән бергә барырга тиеш, әмма фанатизмсыз», – дип йомгаклады табиб.

Фото: idel-tat.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев