22 декабрь 2019 яңалыклары
-
Татарстан спортчысы трамплиннан сикерү буенча дөнья кубогында җиңде
Ярышларда төрле илләрдән 78 спортчы катнашты.
-
Татарстанда бозлавык һәм бозлы яңгыр көтелә
Киләсе атна башында Татарстан җылы атмосфера фронты йогынтысында булачак.
-
Сарман районында авариядә ике кеше һәлак булган, өч кеше имгәнгән
Авария Зәй-Сарман трассасының утызынчы чакрымында булган.
-
"Яңа ел планетасы" бөтенроссия сәнгать бәйгесе
22 декабрь көнне Казан шәһәрендә "Яңа ел планетасы"бөтенроссия сәнгать бәйгесе узды. Бу конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалыннан вокал һәм фортепиано бүлеге укучылары катнашты.
-
Татарстанда биш автомобиль бәрелешкән авария турында төгәлрәк мәгълүмат билгеле
Массакүләм авариядә бер кеше һәлак булган, тагын өчесен хастаханәгә салганнар
-
Казанда җәмәгать транспортында йөрү өчен билет бәясе арта
Автобус, троллейбус һәм трамвайда билет бәясе арта, метрода йөрү бәясе элеккечә кала.
-
Табиб аномаль җылы кышның зыяны турында сөйләде
Җылы кыш гипертоникларга, гипотоникларга, аллергикларга, астматикларга һәм башка хроник авыруларга куркыныч тудыра.
-
Россия Пенсия фонды хезмәткәрләренә
22 декабрьдә РФ Пенсия фонды оешуга 29 тула. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Пенсия фондының районара идарәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын ихластан бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.
-
«Ак Барс» командасы, бер гол да кертмичә, Новосибирск хоккейчыларына җиңелде
«Ак Барс» киләсе уенын Швейцариянең Давос шәһәрендә үткәрәчәк.
-
"Татар җыры"нда соңгы егерме елның иң популяр җырчылары билгеләнде
Быел "Татар җыры" фестивале егерменче тапкыр үткәрелә.
-
Энергетиклар көне белән!
Хөрмәтле энергетика хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез – энергетиклар Көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!