Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан спортчысы трамплиннан сикерү буенча дөнья кубогында җиңде

Ярышларда төрле илләрдән 78 спортчы катнашты.

 Германиянең Обервизентал шәһәрендә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча FIS Кубогы кысаларында беренче стартта Татарстанда туып-үскән 16 яшьлек Данил Садриев җиңү яулады. Ярышта 78 спортчы катнашты. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Турнирда Татарстанда туып-үскән 16 яшьлек Данил Садриев халыкара шәхси ярышларда үзенең беренче зур уңышына иреште», диелгән хәбәрдә.

Садриев ике рәсми омтылышта да иң яхшысы булды һәм үзенең якын көндәшләрен сигез баллга артта калдырды.

Башка призлы урыннарны Австрия спортчылары Максимилиан Штайнер һәм Штефан Райнер алды.

Фото: minsport.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев