Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» командасы, бер гол да кертмичә, Новосибирск хоккейчыларына җиңелде

«Ак Барс» киләсе уенын Швейцариянең Давос шәһәрендә үткәрәчәк.

Кичә «Ак Барс» хоккейчылары Казанның Спорт сараенда Новосибирск шәһәренең «Сибирь» командасын кабул итте һәм әлеге уенда җиңелде. «Ак Барс» — «Сибирь» уены исәбе — 0:3.

Бу матчта бозга «Ак Барс» составында ике яңа уенчы чыкты: һөҗүмче Владимир Галузин һәм сакчы Кирилл Адамчук.

Беренче периодта голлар булмады, бары тик сугышулар гына. Сугышкан өчен «Ак Барс»тан Джастин Азеведога 5+2 минут штраф бирелде, «Сибирь»дан Александр Шаров 5 минутлык штраф белән чикләнде.

Икенче период. Унбишенче минутта, «Сибирь» күпчелектә уйнаганда, Данил Романцев «Ак Барс» капкасына гол кертте, исәп ачылды (0:1).

Өченче период. Икенче минутта алка «Сибирь» капкасына керде, ләкин ул хөкемдарның сызгыруыннан соң булды, шуңа гол саналмады. Унбишенче минутта «Сибирь» һөҗүмчесе Юусо Пуустинен алка кертте (0:2). Уенның соңгы минутында, «Ак Барс» капкачысын алтынчы уенчыга алмаштырган вакытта, Алексей Яковлев Казан командасының буш капкасына өченче голны кертте (0:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Билалов (Рейдеборн);

Азеведо — Кормье — Галиев, Лямкин — Яруллин;

Фрэттин — Тихонов — Зарипов, Юдин — Рукавишников;

Дыняк — А. Галимов — Кара, Фазылҗанов — Хенкель;

Ли — Галузин — Э. Галимов (Воеводин), Адамчук.

«Сибирь»:

Красиков (Сятери);

Пуустинен — Руохомаа − Шаров, Ермаков — Пиганович;

Миловзоров — Комаров — Михайлов, Ермаков − Демидов;

Чесалин — Торченюк — Яковлев, Морозов — Хабаров;

Первушин — Романцев — Коротков, Ефремов — Тимашов.

«Ак Барс» киләсе уенын Швейцариянең Давос шәһәрендә үткәрәчәк. Давос бозында «Ак Барс» Уфаның «Салават Юлаев» командасы белән очрашачак. Матч 23 декабрь көнне 21:30 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев