Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табигатькә зыян салынса

Мәгълүм булганча, эшчәнлекләре белән табигатькә тис­кәре йогынты ясаган оешмалардан билгеле бер түләү алу каралган. Бу хакта "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында"гы Федераль законда бәян ителә. Әмма прокуратура үткәргән тикшерүләр кайбер оешмаларның әлеге закон таләпләрен үтә­мәгәнлеген күрсәтә. Тикшерүләр барышында Саба кулланучылар берлеге, "Тимершык", "Саба" кулланучылар җәмгыятьләренең, җаваплылыгы чикләнгән "Диляра-Строй", "Колос" "Урта Саба",...

Мәгълүм булганча, эшчәнлекләре белән табигатькә тис­кәре йогынты ясаган оешмалардан билгеле бер түләү алу каралган. Бу хакта "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында"гы Федераль законда бәян ителә.

Әмма прокуратура үткәргән тикшерүләр кайбер оешмаларның әлеге закон таләпләрен үтә­мәгәнлеген күрсәтә. Тикшерүләр барышында Саба кулланучылар берлеге, "Тимершык", "Саба" кулланучылар җәмгыятьләренең, җаваплылыгы чикләнгән "Диляра-Строй", "Колос" "Урта Саба", "Тургай", "Капиталь" җәмгыятьләренең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаганы өчен вакытында тү­лә­мәгәннәре һәм гомуми бурычлары 543540 сумга җиткәнлеге ачыкланды. Шулардан чыгып, әлеге оеш­малар җитәкчеләре исеменә әйләнә-тирә мохитне пычраткан өчен бурычларны тиз арада түләп бе­терүне таләп иткән прокурор тәкъдиме кертелде.

Азат Закиров,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев