Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Танылган композитор Ринат Гобәйдуллин вафат

Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, композитор Ринат Гобәйдуллин вафат булган. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы хәбәр итә. Газета язганча, 65 яшьлек Гобәйдуллин автомобиль руле артында барганда үзен начар хис итә башлаган. Ринат Шәрип улы Гобәйдуллин 1951 елда Баулы...

Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, композитор Ринат Гобәйдуллин вафат булган. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы хәбәр итә. Газета язганча, 65 яшьлек Гобәйдуллин автомобиль руле артында барганда үзен начар хис итә башлаган.

Ринат Шәрип улы Гобәйдуллин 1951 елда Баулы районы Иске Урыссу авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лениногорск шәһәре музыка-педагогия училищесын тәмамлый. 1976 елда Чаллы каласына күченә. Шунда "Сердәш" ансамблен оештырып җибәрә. 1980 елларда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый.

Ринат Гобәйдуллин оештырган "Сердәш" ансамбле Татарстанда беренче "яшь йолдызлар мәктәбе" буларак билгеле. Композитор тырышлыгы белән Габидулла Хөрмәтуллин, Резеда Шәрәфиева, Равил Галиев, Рәсул Салихов һәм башка җырчылар зур сәхнәгә чыкты.

Чыганак: Татар-Информ.

Гобәйдуллин 200ләп җыр һәм Минзәлә, Әлмәт, Оренбург, Уфада 11 спектакльгә музыка иҗат иткән шәхес. Иң билгеле җырлары - "Бир кулыңны, гүзәлем", "Чаллы сириннәре", "Күңелеңә авыр алма", "Күчмә кошлар".

Композитор белән хушлашу иртәгә, 9 гыйнвар көнне, Чаллының "Энергетик" мәдәният йортында иртәнге 9да башлана. Ринат Гобәйдуллинны туган ягы - хәзерге Ютазы районы Иске Урыссу авылында җирләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев