Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Танылган диктор Николай Игнашов вафат

Дикторны 20 июльдә Киндери зиратында җирләгәннәр.

Актер, “Татарстан” радиосында озак еллар буе диктор булып эшләгән Николай Игнашов вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә дикторның кызы Яна Протасова хәбәр итте.

“Кызганыч, бу – дөрес хәбәр. Әтием 17 июль көнне кинәт кенә вафат булды, 20 июльдә Киндери зиратында апам белән җирләдек. Әтигә 64 яшь иде”, - диде ул.

Танылган дикторның тавышын хәзерге вакытта Казандагы җәмәгать транспортында, радиода, аудиоязмаларда ишетергә мөмкин. “Кызыл автобуслар”да әтиемнең тавышын ишетеп йөриячәкмен, кызыма әйтмәдем, елар дип куркам”, - дип сөйләде Яна Протасова.

“Ул соңгы көненә кадәр эшләде. “Мин бик күп роликлар яздырдым, әле мине ишетәчәксең”, - дип әйткән иде әти үләренә бер атна кала”, - диде дикторның кызы.

  • Николай Игнашов 1955 елда Красноярск шәһәрендә туа. Мәдәният институтында рус драмасы актеры белгечлегенә  укый. Соңыннан, Казанга кайтып, Качалов исемендәге театр актеры була. Аннары күп еллар “Татарстан” радиосында диктор булып эшли. Соңгы көнендә "Азан" радиосы белән хезмәттәшлек итә.

 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X