Тапшырылмаган бүләк. Казанда посылкаларны урлап ятканнар
Ике көн элек Казанда почта хезмәтендә эшләгән алты кешене кулга алдылар. Өчесе СИЗОда утырачак. Калган өчесе исә тикшерү эше барышында өеннән чыгып йөри алмаячак. Аларны почта аша җибәрелгән кыйммәтле әйберләрне урлауда гаеплиләр. Әлегә бәясе ике миллионнан артып киткән зыян турында сүз бара.
Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе һәм ”Россия Почтасы”ның иминлек хезмәте бергәләп оештырган махсус операция өч көн элек узды. Лаеш – Казан юлында алар башкала читендәге почта логистикасы үзәгеннән шәһәргә таба баручы йөк машинасын туктаталар. Тикшерә башлагач, анда исәпкә алынмаган капчыклар да табыла. Әйтүләренә караганда, гаепләнүчеләр бу капчыкларны башка машинага күчерергә тиеш булган. “Полиция вәкилләре ачыклаганча, почта үзәге хезмәткәрләре теркәгәнче башта барлык посылкаларны тикшереп чыккан. Компьютер, телефон ише һәм сату мөмкинлеге булган кыйммәтле әйберләрне аерым җыеп барганнар. Аннары атнага бер мәртәбә машина белән үзәктән алып чыкканнар. Әйберләр интернет аша сатылган”, – дип хәбәр итәләр Татарстан
буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Тикшерә торгач, шикле кешеләрнең смена башлыгы, сортларга аеручы һәм йөртүче булып эшләве ачыкланган. Ике көн элек алты кешенең өчесен суд карары белән СИЗОга озаттылар, калганнары исә тикшерү тәмамланганчы өеннән чыкмыйча яшәргә мәҗбүр булачак. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган, зыян күләме ике миллион сумнан артык дип исәпләнә. Хокук сакчыларының махсус операция уздыруы мондый хәлләрнең элегрәк тә булу ихтималы турында уйларга этәрә. Әйтүләренә караганда, җибәрелгән посылканың килеп җитмәве турында элек тә шикаятьләр булган. Хәзер тикшерү эше бара.
Татарстан гына түгел, Мари Иле, Чуашстан, Удмуртия, Самара һәм Ульян өлкәләренә дә хезмәт күрсәтә торган Почта логистикасы үзәген быелның гыйнвар аенда Россиянең мәгълүмат министры Николай Никифоров катнашында ачкан иделәр. Тантанада заманча технологияләр турында сөйләделәр. Әмма җиһаз куеп кына кешене алмаштырып булмый. Ә “Татарстан Почтасы“ оешмасының бүлек җитәкчесе Артем Стюфеев сүзләренә караганда, “Россия Почтасы“ 2,4 миллион сумлык зыянны каплаган инде. Узган ел аларга посылка югалу турында 600 кеше мөрәҗәгать иткән булган. Быел исә тагын 60 кеше шундый гозерен җиткергән. Посылка табылмаса, югалган әйбернең бәясе күләмендә акча кайтарыла. Сүз уңаеннан, “Россия Почтасы“ аша ел саен 2,5 миллиард хат һәм 140 миллион посылка уза икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев