Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарифлар турында сөйләшү

Узган атнада районыбызга эш сәфәре белән ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов килде. Иң башта ул район хакимиятендә аерым ведомство вәкилләрен кабул итте һәм аларның гозер- мөрәҗәгатьләрен тыңлады.

Саба күптармаклы  җитештерү предприятиесе вәкиленнән суга, канализациягә һәм җылылык энергиясе тарифларына, "Яшен" җәмгыятеннән  пассажирларны йөртү буенча  тарифлар һәм дәүләттән субсидия алуга бәйле сораулар бирелде. Дәүләт комитеты вәкиле әлеге мәсьәләләрнең хәл итү юллары каралачагы турында җиткерде. Икенче көн тәртибе буенча Сергей Павлов районыбызның коммуналь хезмәт күрсәтүче объектларында, котельныйларда, каты көнкүреш калдык­лары полигонында булды, аерым торак пунктларда газ үткәрү (объектлары белән танышты. Дәүләт комитеты вәкиле шулай  ук Шәмәрдән лицеенда  2022- цифрлаштыру елы уңаеннан үткәрелгән ачык дәрестә катнашты, укучыларның тормышыбызга яңа технологияләр кертү буенча күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X