Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар дөньясының гаме Исхакыйдамы

Исхакыйның “Инкыйраз...”ы туган авылында тормышка ашып ята. Чистай районының Яуширмә авылына кергәндә ирексездән шундый фикергә килдек. Тукаебыз татарның юлбашчысы дип атаган әдипнең туган авылында бүген юлсызлык, сусызлык, хуҗасызлык. Ник шундый хәлдә калган Яуширмә? Ни өчен чит ил кунакларын да ерактан дәшеп торыр дигән өметләр белән торгызылган музей комплексы бүген авылга да, район өчен дә үксез бала хәлендә?

Гаяз Исхакый музеена без янгын чыккан дигән хәбәргә борчылып юл тоттык. Чөнки Татарстанда Исхакый турында азмы-күпме мәгълүмат биргән бердәнбер урын шушы. Ка­занда тимер юл вокзалы тирәсендә аның исемен йөрткән 6-7 йортлы урамнан кала бүтән берни дә юк. Әле күптән түгел Исхакыйның тууына 140 ел тулуны билгеләп үттек. Анысы да исәпкә бар, санга юк рәвешендә үтте. Исхакыйны Татарстанга кайтаруда иң бе­ренчеләрдән булып эш баш­лаган, аның “Зиндан” дигән бе­ренче китабын, соңыннан том­лыкларын чыгарган галимә Лена Гайнанова хаклы: Исхакый – патша заманы өчен дә, боль­ше­викларга да, хәзерге түрәләргә дә җайсыз кеше. Юкса аның шәхесенә карата бу кадәр дә тый­наклык, ядкәрләрен саклаган музейга үзәк өзгеч битарафлык күрсәтелер идемени?


Инде үз күзләребез белән күргәннәргә тукталыйк. Берен­чедән, олпат шәхес музеена илт­кән юлда бернинди мәгълү­мати күрсәткеч куелмаган. Бу җә­һәттән уңай мисалга ерак барасы түгел: Болгар, Зөя утрау-шәһәр­чеге, Арчаның Тукай музее маршрутларында мондый күр­сәт­кечләр шактый күп. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. Еламаган балага имезлек каптырмыйлар. Яуширмә авылы җирлеге баш­лыгы Лилия Гәрәева, күрсәт­кечләр куюны сорап, берәр җир­гә мөрәҗәгать иттеме икән соң? Башлык исә мәгълүмат күрсәт­кеч­ләрен юл билгеләре белән бутый булып чыкты. ЮХИДИ хезмәткәрләре рөхсәт бирми, ди. 

Яуширмә авылын борчыган сусызлык, юлсызлык, куркыныч­сыз­лык таләпләренә туры килми тор­ган асылмалы күперне тө­зек­ләндерү буенча да башлыкның җаваплары юк. “Нишлим соң? Үзара салым юлы белән бу хәлдән чыкмакчы булабыз да бит... 3 ел рәттән кеше башыннан 200әр сум акча җыйдык. Ике ел рәттән асфальт өстенә таш салдырдык. Быел түбән очтагы бер урамга тотындык. Халык аз, акча аз җыела. 560 кешенең 470 тирәсе генә сайлау яшендә, алардан күпме җыясың? Былтыр, мәсәлән, 87 мең 400 сум акча җыелды. Шуннан 37 меңлек ташка заказ бирдек. Юл тиз бозыла. Авыл тирәсендә сулыклар күп. Авыр техника авылны уратып йөри алмый, үзәк урамнан йөри, юллар бетә. Бездә ике зур проблема бар: берсе юлсызлык, икенчесе сусызлык. Су башнясын алмаштыру буенча без киләсе ел программасына кердек. Чөнки хәзерге башняның көче җитми. Коелардагы суның сыйфаты начар. Юл җәһәтендә әлегә яңалык әйтә алмыйм”, – диде Лилия ханым.

 
Янгын чыкса, нишлисез, дип тә сорадык. Башня эшләп тора, ди. Су буасы бар, дип тә өстәде. Музейда янгын чыккан көнне, чыннан да, краннарда су булган. Хәер, су булса да, музей бинасына су кертелмәгән. Музей хезмәткәрләре суга каршыдагы клубка йөри. Гел су сорап, клубка керергә дә яхшы түгел, аларда исәпләгеч тора, диләр. Кыскасы, музейда янгын куркынычсызлыгы турында авыз ачуның файдасы юк. Менә шуңа күрә музейның  каралты-курасы күз ачып йомганчы янып беткән дә инде. “Ял көне иде. Без музейда җыештырып йөрибез. Тә­рәзәләргә пәрдә корылган, чөнки сак­лыкка алынган документларга туры кояш нурлары ярамый. Очраклы гына ишегалдына күз төште, анда мунчаны ут ялмап алган иде инде. Халык тиз җыелды. Авылның янгын сүндерү машинасы да килде. Чистайныкылар янып беткәч килеп җитте”, – дип искә ала Рәсимә Ибраһимова.


Музей хезмәткәрләре турында сүз чыккан икән, музей мөдире Рәсимә Ибраһимова һәм хезмәткәр Гөлүсә Яруллинаның фидакарьлеге турында әйтеп үтү кирәк. Юрист Сүрия Усманова, язучы Вахит Имамов Исхакый музеен төзекләндерү проблемасын күтәргәч, бу ике ханымга түрәләр тарафыннан басым ясала. Ташлагыз инде бу түбән эшне, хөрмәтле район түрәләре! Алар сез әйткән бөтен эшне ал димичә, ял димичә башкара лабаса. Му­зейның тирә-ягын да, эчен дә тәр­типтә тота. Әле шул арада нәрәт бе­лән авылдагы кырыкмаса-кырык эшенә  чыгарга да вакыт таба. XXI ­гасыр музеена су кермәгән, моны ничек кабул итәргә дә, ничек аң­ларга була? Басым ясала дими алар үзләре.  Зарланганнар дип өслә­ре­нә ябырылмагыз. Моны язучы Вахит Имамов әйтә. Юкса музейда янгын булганын хәбәр итәрләр иде, ди. Алар исә дәшмәүне хуп күргән. 

Дәшмәвең – мең алтынмы?

Дәшмәү бу авыл халкының га­дәтенә әйләнгән булса кирәк. Юк­са сорашып, сөйләшеп караган ке­шеләрнең сөйлисе дә килә, шул ук вакытта куркалар да. Кредит түлисебез бар, ди берсе. Икенчесе, әйтмәгән сүз өчен дә үзәккә чакырып пар чыгаралар, ди.


Авыл туксанынчы елларда туза башлады, ди бер агай. Сезнең дә кредит түлисе бармы, әллә сөйли аласызмы, дим. Балалары сөй­ләмәскә кушкан икән. Исемен күр­сәтмәскә вәгъдә биргәч кенә, җан әрнүе белән бүлеште: “Туксанынчы еллардагы хуҗа авыл халкын эш­ләтмичә, читтән үзбәген, әрмә­нен китереп тутырды. Бер белемсез ке­шеләр әйбәт эшләргә урнашкач, халыкның гаме бетте. Читкә китеп урнаштылар, нәселе-нәселе белән китүчеләр булды. Сүзем ялган түгел, менә бу урамда гына да ничә буш нигез. Кызыксынсаң, санап чыга аласың. Әнә күрәсеңме балалар бакчасы бинасын? Туксанынчы елларда салынган, идәннәренә кадәр җылытылган бер дигән бина ул, кана! Күпфункцияле үзәк төзеп, бакчаны шунда күчергәч, бушап калды. Әйдәгез шунда берәр эшкәртү комбинаты ачыйк дип сораучылар булды, колакларына да элмәделәр. Юкса күпме кешегә эш булыр иде. Бүген тузып, таралып ята. Әле бит бу бакча Гаяз Исхакый туган нигез урынына салынган иде. Аның йорты сакланмаганга, музейны Сәй­фетдин бай йортында оештырдылар. Ху­җасыз бу авыл, хак. Хуҗасы булган авыл кәнсәләре тирәсе чытырманлыкка әйләнмәс иде”, – ди ул.


Авылның хуҗасы бар. Исхакыйны биргән җир бүген – күрше республиканың “Звенигово” комбинаты кулында. Читләргә синең музеең ни дә, авылың ни?!
Битарафлыкка тагын бер мисал. Әйтик, янгыннан соң ул урынны янгын сүндерүчеләр төнлә каравылларга тиеш. Янгыннан соң сакладылармы, дип сорыйм музей хезмәт­кәрләреннән. Музейны исә төн буе янгын сүндерүче дә, авыл башлыгы да түгел,  шушы ике хатын саклап чыга. 

Булыр-булмаслы ремонт

Исхакыйга багышланган экскурсияне Гөлүсә апа шушы авылга гына хас мәкам белән яратып сөй­ли. Ул күбрәк үткәннәрне, музей ачылган көннәрне искә ала. Экс­позицияләрне төзегән галимә Лена Гайнановага, моннан дистә еллар элек язучы ядкәрләрен алып кайтып бүләк иткән Төркиядәге Исхакый фонды  җитәкчесе Түләй Дуранга кат-кат рәхмәт әйтә. Түләй Дуран быел да Татарстанга кайтты, ләкин ядкәрләрне бирегә түгел, Фәннәр академиясенә тапшырды. Хәер, музей төзекләндерелсә, экспозицияне шушы ядкәрләрнең күчермәсе белән булса да баетып булыр иде. Янгын да чыккач, ремонт эше тизләтелмәсме дигән өметтә яши музей хезмәткәрләре. Ремонт ясалган очракта, колхоз карамагына күчкән, килгән халык яшәгәнгә тузып-ватылып беткән кунакханә кире музейга кайтарылырмы?


Ремонтка кагылышлы өлеше – музей язмышында иң караңгысы. Матбугат чараларында, телевидение аша музейны ремонтлауга 35 мил­лион сум күләмендә акча күче­релүе турында хәбәр иттеләр. Районда бу хакта белмиләр, имеш. Язучы Вахит Имамов бу хакта менә ни­ләр сөйли:


– Монда бөтен кеше аптырауда. Разил Вәлиев, мәсәлән, ремонт мәсьәләсенә ачыклык кертү өчен, депутатлар белән Яуширмәгә барырга җыена. Алар район башлыгы Дмитрий Ивановтан акчаның кайдалыгын сорарлар дим мин. Акча районга май бәйрәмнәрендә үк күчте дип беләбез. Вице-премьер Васыйл Шәйхразиев та аптырашта. Миннән татар халкы музей, анда юнәлтелгән акча турында сорый, ди. Әнә шул очрашудан соң “Яңа Гасыр” каналы башлыгы Илшат Әминов үз командасын Яуширмәгә җибәрде. Бу хәл бөтен чикне үтеп китте. Монда инде акча югалмасмы дигән борчылу да зурайды. Чөнки реконструкция һәм экспозиция төзү җәһәтеннән ниндидер планнар кора башлаганнар дигән сүзләр ишетелә. Ә ни өчен бу эш каядыр читтә йөреп кайткан кешегә йөк­ләнә? Бу эш өчен бит Исхакый иҗа­тын өйрәнергә кирәк. Шул чорны, Садри Максуди кебек шәхес­ләрне белергә кирәк. Ә бу теманы әйбәт белгән шәхес, шушы му­зей­ның экспозициясен төзегән галимә Лена Гайнанова исән бит! Нишләп аңа мөрәҗәгать итүче юк? Җирлек җитәкчесенең бер авызы пеште бит инде. Нәтиҗәдә Казый чишмәсе кипте.  Асылмалы күперне алсак, анысы коточкыч хәлдә. Аның такталарын алмаштыру турында уйлаучы кеше дә юк. Авыл халкын шулкадәр куркытканнар, аларда рух юк. Шул ук авыл башлыгы, без килгәч, бикләнеп утырды. Бу җирдә хуҗа юк. Район башлыгы урынбасары Эдуард Хәсәнов музейдагы ике хатынга килеп өрүдән башканы белми. Аларга өрүдән файда юк. Авыл корыган анда. Өч йортның берсе буш, бакча бинасы буш, янгын сүндерүчеләр бинасы җиме­рек, җылылык казаннары җимерек. Бу вәзгыятьтә эшли бел­мәгән яки эшләмәгән җитәк­че­ләрне алмаштырырга кирәк. Әйтик, авыл башлыгын, үз карамагына Исхакый музеен да алган Чис­тай музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкинны эшеннән алырга кирәк. Главаның районда башлык булып торуына ун еллап вакыт үтте. Шул вакыт эчендә Чистайда бер тапкыр да­ Сабан туе үт­кә­релгәне юк. Яу­шир­мә, Каргалы, Шанталы авылы халкы Сабан туен белми. Эйфель манарасы янында Татарстан акчасына бәйрәм үткәреп була ул. Ә безнең балалар бит аңа карап авылда калмый, аларда авыл белән горурлану уянмый. Монда җитәк­челәр, кайда хата җибәрдек, дип уйлашырга тиеш.


Музейлар турында сүз чыккач, язучы гөрләп эшләгән музейларны да телгә алды. Әйтик, Мамадыш районында Шәйхи Маннур музее, Аксубайның Яңа Кармәт авылында Хәсән Туфан музее, Әлмәтнең Кичүчат авылында Ризаэддин Фәхретдин музее гөрли, ди ул. Бу инде район җитәкчелегенең илтифатыннан тора. Димәк, башлыклар бу музейларга үзләре килеп йөри, музей тормышы белән кызыксына. 

Яуширмә янә Исхакый ярдәмен көтә

Исхакый музеена исә, юлсызлык сәбәпле, районның башка авылларындагы мәктәп укучыларын да чакыра алмыйлар. Музей хезмәткәрләре, ачынып: “Бер тапкыр икенче авыл мәктәбе балаларын алып килде, әмма башка килмибез дип әйтеп китте”, – диләр. Чөн­ки төрле инстанцияләргә йө­реп, балаларны юлга алып чыгарга рөхсәт   җыю мәрәкәсе дирек­тор­ның үзәгенә үткән. Күрәсең, ра­йон башлыгының татар шәхес­ләренә игътибары шулкадәр генә. Юкса районның мәдәният, мәгариф бү­лекләре үзләре мондый экскур­сияләрне оештырыр иде. Ахыр чиктә, Исхакый музее, азрак ярдәм итеп җибәрсәң, район казнасына табыш китерә алыр иде. Ничек булса да, бу авылны корытырга ярамый. Татар энциклопедиясе институты мәгълүматларына караганда, авылларның бетү масштабы зу­райганнан-зурая бара. 2016 елда әлеге институт юкка чыккан авыллар белешмәсен дә әзерләп чыгарды. Анда Чистай районында юкка чыккан 23 авыл кергән. Яуширмә дә бу исемлеккә кермәсен иде.


Без Чистай хакимиятенә дә мөрәҗәгать иттек. Анда безне район башлыгы урынбасары Галина Задорнова каршы алды. Без аңа музейда янгын чыгу сәбәпләре ачык­ландымы, төзекләндерү эшләре кайчан башлана, төзекләндерүгә дип тәгаенләнгән 35 млн сум акча районга килеп ирештеме, музейны популярлаштыру өчен нәрсәләр эшләнә, дигән дүрт сорау бирдек. Язма газетага әзерләнгәндә җавап килеп иреште. Аны Чистай дәүләт музей-тыюлыгы җитәкчесе (Исхакый музее әлеге тыюлыкның бер бүлеге исәпләнә) Александр Печенкин язган. Ни кызганыч, бу хатта әлеге дүрт сорауның берсенә дә анык җавап бирелмәгән. Анда музейның 1993 елда төзелгәне, максаты, 3 меңнән артык экспонаты бар­лыгы бәйнә-бәйнә язылган. Бирегә елына 2,5 мең кеше килүе, 130лап экскурсия үткәрелүе әйтел­гән. Музей ачылганнан бирле ремонт үткәрелмәгәнлеге искәр­тел­гән һәм узган елны музей хәлен Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ул чактагы мә­дәният министры Айрат Сибагатуллин бәяләп киткәне әйтелгән. Хатта: “Хәзерге вакытка Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь ху­җалык министрлыгы проект-әзер­ләү эш­ләре өчен хисаплар үткәрде. Ре­монт-реставрация эш­лә­ре һәм ти­рә-юнен рәткә китерү өчен 26 млн 19 мең 824  сум 61 тиен, яңа экспозиция һәм эш урынын җиһазлау­га 8 млн 549 мең 990 сум акча ки­рәклеге ачыкланды. “Главинвестстрой” ида­рәсе хисапларына караганда, про­ект-әзерләү эш­ләре өчен 1 млн 365 мең 315 сум та­ләп ителә”, – диелгән. Әлеге акчалар кайда, эш башланганмы, янгын ни сәбәпле чыккан – болар хакында ләм-мим.


Авыл халкы 9 октябрьдә де­путатларның, килеп, мәсьәләне хәл итеп китүенә өметләнә. Безне хәзер коткарса, татар дөньясы гына коткара, ди алар. Татар дөньясының гаме Исхакыйда булса, билгеле...

Фото: Рамиль Гали/архив tatar-inform

https://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X