Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татар-информ» Салават Фәтхетдиновның концертын онлайн күрсәтә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың популяр артистларының концертларын онлайн күрсәтү инициативасын хуплады.

Коронавирус булу сәбәпле, республиканың популяр артистлары чыгышларын, гастрольләрен туктата, онлайн концертлар сериясен ачып җибәрә. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов онлайн-чыгышлар сериясен ачып җибәрә. «Татар-информ» Салават Фәтхетдиновның концертын онлайн күрсәтәчәк.

Бу идеяне шулай ук Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Диләрә Ваһапова, Ришат Төхвәтуллин да хуплады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың популяр артистлары инициативасын анонслады. Республика җитәкчесе артистларга ярдәм сүзләрен Instagram сәхифәсендә язды. «Безнең артистларның инициативасы яхшы! Артистларыбызның бу тәкъдимен мин бик хуплыйм, шәп фикер булган бу!» - дип язды ул.

Артистлар, хәзер уңай эмоцияләргә һәм аралашуга мохтаҗ булган һәркемгә ярдәм итү максатыннан, туры эфирда чыгышлар оештырырга килештеләр.

 

Барлык массакүләм чаралар һәм концертлар гамәлдән чыгарылган вакытта, бу яраткан артистларның концертында булу гына түгел, алар белән аралашу өчен дә уникаль мөмкинлек: чыгыш башланыр алдыннан аларга сораулар бирергә һәм комментарийлар язарга мөмкин булачак.

Артистлар трансляциягә Татарстан халкын гына түгел, дөнья буенча сибелгән ватандашларны да чакыра. Мондый масштабтагы вакыйга беренче тапкыр Татарстан Республикасының рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Instagram социаль челтәрләрендә оештырылачак.

https://vk.com/nashtatarstan

https://ok.ru/nashtatarstanи

https://instagram.com/tatarstan_official?igshid=893k0iq5df9c

«Татар радиосы» дулкыннарында 18:00 сәгатьтә радио студиясеннән турыдан-туры катнашулар марафоны старт ала. Анда татар эстрадасының танылган җырчылары да «тере» музыкаль композицияләрен башкарачак. Татар мотивларын, эстрада җырын һәм «моң»ны ихлас күңелдән яраткан һәр кеше һәр кичне, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр fm, online дулкыннарында яки «Татар радиосы» мобиль кушымтасыннан тыңлый ала.

Бүген «Татар-информ» Салават Фәтхетдиновның концертын онлайн күрсәтә. Карау өчен сылтама:

Фото: www.instagram.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X