Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татар халкының үсеш стратегиясен" булдыруда катнашыйк

Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ирештергән Юлламасында "Татар халкының үсеш стратегиясен" булдыру мәсьәләсен күтәрде.

Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең фикер һәм тәкъдимнәрен туплау зарурияте дә бәян ителде. Әлеге  карарны үтәү йөзеннән төрле төбәкләрдә халыктан сораштырулар уздырыла. Милләттәшләребез "Стратегия"гә карата уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткереп, аларны активлаштырып  бик кирәкле эш башкара ала. Халкыбызның киләчәгенә битараф булмаган райондашларыбызның да үз фикер-тәкъдимнәрен  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына юллавы мөһим (e-mail: tatar-congress@mail.ru). Бу эштә актив булуыбызны заман үзе  сорый.

Фото: http://tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев