Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар малаен кем елаткан? [фото]

Танылган татар блогеры Ринат Галиәхмәтов үзенең Инстаграмында шәхси фотолар урнаштыра. Аларда ул 5 ел эчендә кичергән тышкы үзгәрешләрен күрсәтә.

2013-2018 ел аралыгындагы үзенең өч фотосын аудиториягә тәкъдим итеп, ул: “С – стабильлек” дип куя. Ләкин Татар малае инде киләсе постта ук үзе белән канәгать булмавын, хәтта елаганын да әйтә.

“1 көн. Бүген-кичә әз генә ашадым…Творог, кефир, помидор, кыяр, карбыз, кавын һәм куян ите. Әкрен генә эчләр җыела, ләкин авырлык барыбер сизелә. Күп итеп су эчәргә тырышам, онытыла гына.

Сәгать 18:00 дән соң ашамыйм. 21:00 кичке прогулка, 23:00 ятырга тырышам. Тоз, шикәрне әкрен генә киметәм. Телефонда сәгать 17:30-20:00 кадәр утырырга тырышмадым. Отжимание ясадым, кич белән бераз баш авыртып алды…әз генә. Әнием, кайгырма! Кызык булса, шулай кичләрен пост отчет язып җибәрермен. Үземне кулга алырга тырышам, әллә нәрсәләр ашыйсы килә. Әллә кайларга барасы килә. Кичә Илүзәм белән шкафка минем киемнәрне урнаштырдык. Күбесе сыймый… Утырып еладым… Чөнки күп кенә яраткан киемнәрем иде. Тазару яхшы нәрсә түгел!”, дип яза.

Фото: инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев