Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар Малай 2050 елга татар соцчелтәрләрендә ике миллион аудитория җыярга исәпли

Танылган татар блогеры VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында киләчәккә фикерләре белән уртаклашты.

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында "Татар Малай" тәхәллүсе белән танылган блогер Ринат Галиәхмәтов 2050 елга планнары һәм фикерләре турында сөйләде. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән дә уртаклашты.

“Интернет бөтен җиргә таралган. Хәзерге вакытта блогерлар интернетта татарча постлар урнаштырмый диярлек, алар бик аз. Хештеглар буенча кереп карасагыз, форумда катнашкан кешеләрнең русча язганнарын күрә аласыз. Алар ни өчендер дусларыннан тәрҗемә итүне сорамый”, - дип белдерде Ринат Галиәхмәтов.

Татар Малай форумдагы дискуссиядә катнашып, түбәндәге фикерләргә килүен әйтте:
1. Барлык социаль челтәрләрдә файдалы контент булдырырга кирәк.
2. Барлык сүзләрнең, шул исәптән сленгның да татар эквиваленты булырга тиеш. Күп сүзләр инглиз теленнән кергән, без аларны тәрҗемә итмибез. Сез татар теленә тәрҗемә итеп, тарихка керә алачаксыз!
3. Татар блогерлары үзләренең билгеле бер өлкәләрендә белгечләр булачак. Алар сыйфатлы контентны алга сөрәчәк. Һәрберегез үзенең төбәгендә татар блогеры була ала.
4. Татар блогерларының берләшмәләрен ачу кирәк. Монда татар блогерлары гына түгел, прогрессив һәм актуаль татар мәдәнияте белән кызыксынучан һәркем керәчәк.
5. Һәр яртыеллыкта Бөтенроссия блогерлары катнашында татар блогерларының фестивален уздырыргы кирәк.
6. Проектларга иганәче булган һәм аларга грантлар бирә торган фондлар эшләү ихтыяҗы бар.

Моннан тыш, Ринат Галиәхмәтов 2050 елга татар социаль челтәрләрендә ике миллион аудитория җыярга, “Алдынгы татар эшлеклесе” исемендәге премияне булдырырга планлаштыра.

“Интернетта туган телебездә аралашыгыз. Татар дөньясын татарлар белән тутырырга кирәк. Иң мөһиме, миңа языгыз, мин сезгә һәрвакытта да булышырмын”, - диде Татар Малай.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев