– Ринат, бу фестивальгә теләсә кем эләгә алмый, бик зур сайлап алу этабын узарга кирәк. Синең фестивальдә катнашу тарихын ничек булды?
– Мине бу чарага инде җәй көне үк республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгыннан чакырдылар. Бирегә мин мәгълүмат чарасы вәкиле, блогер буларак килдем. Эштән отпуск алдым.
– Республика делегациясендә татар блогерлары арасыннан син генәме?
– Татар блогерлары болай да бик аз бит, әйе, мин генә.
– Рөстәм Миңнеханов белән фотога төшкәнсең. Кем кемгә фотога төшәргә тәкъдим итте: син аңамы, ул сиңамы? Аның белән нәрсә турында булса да сөйләшергә өлгердеңме?
– Президент белән бергә фотога төшергә мин үзем тәкъдим иттем. Ул мине шунда ук танып алды. “Фотоңны хәзер үк инстаграмыңа куй, мин синнән репост ясыйм”, – диде. Соңыннан берне генә түгел, үз битенә минем КамАЗ машинасы янында төшкән фотоны да урнаштырды.
– Рөстәм Миңнехановның инстаграмдагы сәхифәсе сиңа ошыймы? Аны нинди якка үзгәртер идең?
– Миңа бөтен кешенең аккаунтлары ошый. Һәр кеше үз сәхифәсен үзе теләгәнчә, күңеленә ятканча алып бара бит. Инстаграмда эшләү буенча киңәш сорасалар, ни дә булса әйтә алыр идем анысы. Сәясәтне күзәтеп бармыйм, аны яратмыйм. Ә Рөстәм Миңнехановның инстаграм сәхифәсен кеше буларак хөрмәт иткәнгә карап барам. Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров блогын да күзәтәм. Гомумән, чит кешеләрнең сәхифәләрен сирәк карыйм. Үзең блогер булгач, башкаларны карап утырырга вакыт юк.
– Фестивальдә ниләр күрүең, нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
– Монда һәркем үзенә ошаган юнәлеш буенча белем туплый. Мин күбрәк мәгълүмат чаралары, эшмәкәрлелек юнәлеше буенча чараларга йөрим. Менә хәзерге вакытта “Киләчәк технологияләре” мәйданчыгында басып торам. Төрле илләр үз горурлыгы булган мәдәнияте, тарихы турында сөйли. Ник Вуйчичны тыңладым. Кызганыч, аны телевизордан гына карап булды, чөнки зал тулы иде.
– Сочины күрергә өлгердеңме инде?
– Быел мин Сочида инде өченче тапкыр. Монда бик рәхәт. Фестивальдә катнашу бик зур горурлык.
Нет комментариев