Алисә Сабирова автор яңалыклары
-
Йорт җиһазларын кадаксыз ясаучы Илсур Сабиров: «Имәнне халык элек утын итеп яга иде, ә хәзер аңа кытлык»
– Калайдан – төсле тәрәзә йөзлекләре, агачтан – мунча эскәмияләре, утыргычлар, ишекләр... Ни сорыйлар – шуны ясыйм инде, – дип каршы алды безне авылның иң данлыклы агач остасы Илсур Сабиров.
-
«Балам инвалид дип, өйдә генә кочаклап утырырга кирәкми»
Аналар сәламәт баласын да ташлап киткән заманда, авыру сабыйны кеше итү, аны тәрбияләү, белем бирү өчен зур йөрәкле, көчле холыклы Кеше булырга кирәктер. Физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр өчен «Без – Россия гражданнары» бәйгесендә катнашучы балаларның ата-аналары нарасыйларын җәмгыятькә файдалы шәхес итеп үстерергә тырыша.
-
Италия халкы – иске кием ыргыта, шведлар табак савыт вата...
Яңа елны төрле илләрдә ничек бәйрәм итәләр?
-
100гә кадәр яшим дисәң, «Балкыш»та катнаш
Алар бәхетле картлык серен белә. Яшьтәшләренә генә түгел, яшьләргә дә өйрәнерлек әйберләр күп ветераннар арасында узган «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестивалендә катнашучылардан. Иҗат белән мавыгып, алар 100 яшендә дә сәхнә идәннәрен тыпырдатып җырлап-биеп йөри.
-
Иң яхшы сәлкешләр «Сәмрух» премиясен ала
Сәлкешләр чираттагы «Сәмрух-2017» премиясенә әзерләнә. 12 декабрь көнне Сәләт йортында премиянең «Ел сәлкеше» номинациясендә катнашучыларын сынадылар. Җиңүчеләр 8 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә узачак тантаналы чарада билгеле булачак.
-
Әтәчнең читәннән егылган чагы
1-3 декабрь көннәрендә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Аяз Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читәнгә» повесте буенча спектакль премьерасы булды. Журналистлар исә аны премьерага кадәр бер көн алдан, прогон вакытында карады.
-
Раил Садриев: «Без үзебез белән бары тугыз граммлы җан дигән флешкага сыйган кичерешләрне генә алып китә алабыз»
Йөз еллык Буа дәүләт драма театры үзгәреш чорына аяк басты. Театрның бүгенгесе һәм киләчәге турында җитәкчесе Раил САДРИЕВ белән сөйләштек.
-
«Үзгәреш җиле» катнашучылары: «Тамашачы зәвыгын без тәрбияләргә тиеш»
Быел «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале халык җырлары, элеккеге җырлар белән генә чикләнмәде. Аңа заманча җырлар, яңа башкаручылар да кушылды. Бер сүз белән әйткәндә, бу инде бөтенләй башка «Үзгәреш җиле» иде.
-
«Әти-әниебез , төпчек кызыбыз менә нинди үрләргә иреште дип, горурланырлар иде...»
Дистәләгән спектакль, кинофильмнарда уйнаса да, инде гомер уртасына җитеп ике кыз анасы булса да, тамашачысы өчен ул барыбер “Зәңгәр шәл”дәге Мәйсәрә булып калачак. Әйтерсең лә, дистәләгән еллар узмаган. Әнә бит ул элеккечә, Булаты – Рамил Төхвәтуллин белән ничек итеп өздереп уйный. Ә тавышлары, моңы тамашачы йөрәген майлап та, телгәләп тә ала. Алар һаман яшь һәм бергә.
-
Район Үзәк китапханәсендә “Каенана белән килен” бәйрәме узды (Мәдәният бүлеге)
24 ноябрь көнне район китапханәсендә, якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан, “Каенана белән килен” бәйрәм оештырылды.
-
«Сәләт»тә «Бика фест» дигән фатирник узды
“Сәләт” йортында яшьләрнең Рөстәм Бикмуллин исемендәге җыр һәм шигърият республикакүләм фестивале узды. Быел сәләтлеләр зур концерттан баш тартып, фестивальне «фатирник» форматында үткәрергә булган. “Сәләт” клубы президенты Игорь Сивов сүзләренчә, бу “Сәләт” яшьләрен бер гаилә кебек күрсәтергә ярдәм итә.
-
Буеңа карап... армиягә озаталар
Ә сез белә идегезме: егетләрне армиягә «линейка» белән үлчәп җибәрәләр икән бит! Киләчәктә кайсы частьта хезмәт итәчәгең дә буй озынлыгыңа бәйле. Әйтик, озынлыгың 1,80 метр булса, төенчекләреңне Преображенский полкына әзерли аласың. Илнең беренче дәүләт хезмәткәрләрен саклаучы Президент полкына буй озынлыгы 1,75 метр булуы шарт. Әлбәттә, сәламәтлегең дә «бишле»лек, хәрбиләрчә әйтсәк, А1 категориясендә булуы шарт. Ил буенча җентекләп сайланган, Россия армиясенең хәрби элитасы булган полкларда кемнәр хезмәт итә икән соң?
-
Октябрь Революциясен яшьләр беләме? (СОРАШТЫРУ)
Бүген, 7 ноябрь, Бөек Октябрь Революциясенең 100 еллыгы. СССР вакытында ул төп дәүләт бәйрәме булып саналган. Бүген Октябрь Революциясен яшьләр хәтерлиме, аны “бөек” дип саныймы икән? Шул хакта үзләреннән сораштык.
-
«Татар-малай»: «Сәясәтне яратмыйм!»
Бу көннәрдә Сочи шәһәрендә XIX Бөтендөнья студентлар һәм яшьләр форумы бара. Ул 22 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль дөнья буйлап иң сәләтле, актив, алдынгы яшьләрне берләштерә. Татарстан яшьләренең “каймагы” да бүген шунда кайный. Барлыгы 200 кеше. Араларында танылган блогер “Татар-малай” – Ринат Галиәхмәтов та бар. Без аның белән элемтәгә кереп, фестиваль яңалыклары турында сораштык.