Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Октябрь Революциясен яшьләр беләме? (СОРАШТЫРУ)

Бүген, 7 ноябрь, Бөек Октябрь Революциясенең 100 еллыгы. СССР вакытында ул төп дәүләт бәйрәме булып саналган. Бүген Октябрь Революциясен яшьләр хәтерлиме, аны “бөек” дип саныймы икән? Шул хакта үзләреннән сораштык.

Артур Низаметдинов,  Красноярск өлкәсендә яши:

- Мин бу революция хакында берни дә белмим. Мәктәптә тарих фәнен начар укыдым. Хәзер үкенәм менә. Ул кызыклы фән икәнен бик соң гына төшендем. Дөрес булмаган факт әйтермен дип куркам. Мин кичәге көнемне дә сөйләп бирә алмыйм. Ә монда бер гасыр элек булган әйберне истә тотарга кирәк.

Фирдүс Минһаҗев, фотограф

 

- Так... бүген 7 ноябрьме? Димәк, Бөек Октябрь революциясе. Ул 1917 елда булгач, аның йөз еллыгын бәйрәм итәләр дигән сүз. Мин тарихны яратам. Күбрәк Бөек Ватан сугышы чорын өйрәнәм. Аның турында төрле документаль фильмнар карыйм. Ул сугышның тамырлары революциядән башлана бит, шуңа хәтердә уелып калды инде. Коммунизмның, Ленинның башка килүе чыннан да Россия тарихында хәл итекеч вакыйга булган, ләкин ул халык тормышын яхшы якка үзгәртте дип санамыйм. Минемчә, патша Россиясендә яшәве яхшырак булган.

Ландыш Гарифуллина, (макияж, мехенди остасы):

- Мин бүген нинди көн икәнен белмим. Революциянең ни өчен булганын бераз чамалыйм. Ләкин тарих белән бөтенләй кызыксынмыйм. Минем кызыксынуларым, бөтенләй башка өлкәдә, анда тарихның катышы юк. Хәзер сез әйткәннән соң да мәгълүматны белмим икән дип эзләргә тотынмаячакмын. Ул элек барысын да белергә тырышканнар, хәзер яшьләр арасында андый нәрсә юк. Әйтәм бит, минем кызыксынулар башка.

 

 

 

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев