Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татар радиосы" ачык һавада "Җәйге ачык студия" проектын уздыра

Чаралар 20-23 август көннәрендә үтәчәк.

Быел августта “Татар радиосы” кабат ачык һавага чыга. 20-23 август, Горки-Әмәт урман-паркында "Җәйге ачык студия" старт алачак. Бу хакта радионың матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татар радиосы" туган көне татарлар арасында инде күптән зур бәйрәмгә әйләнде. Тыңлаучыларыбыз өчен һәр туган көнебез ул – оригиналь концептуальле ивент, ул – көчле энергетикалы концерт, ул – кызыклы чаралар һәм сыйфатлы бүләкләр!” дип хәбәр итә концертны оештыручылар.

Һәр парк кунагы радио ничек итеп эшләгәнне үз күзе белән күрәчәк. “Һәр кич, 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Горки-Әмәт урман-паркында һәм 100.5fm ешлыгында тыңлаучыларыбыз яратып тыңлаган "Хәерле иртә, Австралия" алып баручылары Айваз Садыров, Айсылу Лерон сезне яхшы кәеф белән тупландырачаклар. Дөньядагы соңгы яңалыклар, кызыклы комментарийлар һәм һәр тыңлаучыбыз белән элемтәгә керү, интерактив конкурслар, кызыклы бүләкләр – болар барысы да Горки-Әмәт урман-паркында урнашкан “Җәйге ачык студия”дә!” диелә хәбәрдә.

“Татар радиосы”ның тыңлаучылары былтыргы “Ачык студия” проектын да хәтерли. “Һәр кич студиябезгә кунакка бер эстрада йолдызы “төшә” иде! Быел без уникаль “тәмләткеч” кертергә булдык – һәр кич “Ачык студия”дә чын акустик концертлар узачак! Live чыгышларны үз күзегез белән килеп карагыз!” дип өнди оештыручылар.

23 август - "Татар радиосы"ның туган көнендә – тыңлаучыларны "Зур концерт" көтәчәк. “Концертка “Зур” сүзе болай гына кереп кысылмаган – искә алсак, 2017 еллның 24 августында “Зур концерт” вакытында Горки-Әмәт урман-паркында рекорд куела – 20 000 артык кеше концерт карарга килә! Быел без бергә бу вакыйганы артта калдырып яңа рекорд куярга әзер”, дип искәртә оештыручылар.

Чараның партнерлары – генераль партнер “КУКМАРА” металл савыт саба заводы, генераль элемтә партнеры “Таттелеком” ААҖ, автопартнер Ниссан автомобилләренең рәсми дилеры КАН АВТО компанияләр төркеме, рәсми партнер Бәкер шифаһанәсе. Яшь чикләүе 16+

Фото: http://tat.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев