15 август 2018 яңалыклары
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә
Иртәгә төнлә һәм көндез республикада яшенле яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә.
-
Сораштырылган эшмәкәрләрнең яртысы быел бизнес алып бару өчен шартлар начарайганын әйткән
Тимур Нагуманов эшлеклелек активлыгы кимүенә карата борчылуын белдерде.
-
Татарстан мөфтие хаҗга китте
Согуд Гарәбстанында Камил хәзрәт Сәмигуллин җирле радиога интервью биргән.
-
Путин Россия халыкларының милли телләрен саклау программасын торгызу ихтыяҗы булуын әйтте
СССР заманында дәүләттә милли телләрне саклау буенча махсус программа бар иде, дип искә төшергән ул.
-
Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр явачак
Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитәчәк.
-
Кукмара районындагы авариядә тракторчы ирнең гомере өзелде
Авария Купка авылы янындагы юл трассасында була
-
Салават Фәтхетдинов: “Акча белән чыккан җырчы ничек чыга, шулай кереп китә ул"
Жюри әгъзасы фикеренчә, “пентатоника” көй нигезенә корылган әсәрләрне татарлар һәм башкортлар гына башкара ала.
-
Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Татарстанда корбанга сарыклар үрчетә башларга кирәк дип саный
Быел корбанга сарыкларны Оренбург, Волгоград, Самарадан алып килеп саталар.
-
Алдакчылар корбаны булмагыз
Хөрмәтле электр энергиясе кулланучылар! “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең Алабуга филиалы гражданнарның мөрәҗәгатьләре ешаюы уңаеннан түбәндәгеләрне хәбәр итә:
-
Пенсия: буламы, бетәме?
Пенсия реформасы тирәсендә тартыш дәвам итә. Йомшак кәнәфиләр югарылыгыннан “быдло” булып күренгән массалар, ягъни халык пенсиягә чыгу яшен күтәрү кирәклеген аңларга теләми. Үзен “бөекләр”, “элита” дип санаучылар гыйбадларның бу аңгыралыгын, үз файдасына үзе каршы килүен төшенә алмый.
-
Казанда Черек күлдә һәлак булган аккошка багышлап Илшат Сәетов әкият язган
Июльдә “Черек күл” паркында кара аккош Одиллияне этләр талап үтергән иде.
-
Быел Татарстанда комбайнчылар бәйгесенә 490 грант премиясе каралган
Шуның 200ен районнар арасында үз җиңүчеләре арасында билгеләячәкләр.
-
Бүген Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме юлга кузгалды
Бүгеннән башлап 28 августка кадәр Согуд Гарәбстанына керү чиге ябыла.
-
"Татар радиосы" ачык һавада "Җәйге ачык студия" проектын уздыра
Чаралар 20-23 август көннәрендә үтәчәк.
-
Казанда августтагы бәйрәмнәрдә парковкалар түләүсез эшләячәк
21 һәм 30 августта муниципаль парковкалардан файдалану бушлай булачак. Әлеге көннәр Корбан бәйрәме һәм Татарстан Республикасы көне, шулай ук Шәһәр көне уңаеннан бәйрәм ял көннәре булып торалар.