Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда августтагы бәйрәмнәрдә парковкалар түләүсез эшләячәк

21 һәм 30 августта муниципаль парковкалардан файдалану бушлай булачак. Әлеге көннәр Корбан бәйрәме һәм Татарстан Республикасы көне, шулай ук Шәһәр көне уңаеннан бәйрәм ял көннәре булып торалар.

2018 елда муниципаль парковкаларның түләүсез эшләү көннәре Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган 2018 елның 12 гыйнварында кабул ителгән 110 номерлы карары буенча билгеләнгән. Август аенда барлыгы 6 түләүсез көн каралган: 5, 12, 19, 21, 26 һәм 30 август. Калган көннәрдә парковка өчен түләү 30 сумнан 70 сумга кадәр билгеләнгән. Түләү ысуллары: мобиль кушымта, , паркоматлар аркылы, sms-хәбәр ярдәмендә яисә “Казан паркингы” порталында.

21 һәм 30 август, биш көнлек эш атнасы очрагында, ял көннәре булып торалар, дип әйтелгән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән җитештерү календарендә. 20 һәм 29 августта эш көннәре бер сәгатькә кыскара. 2018 елда татарстанлыларны барлыгы 122 ял көне көтә.

Шул ук вакытта Казанда Корбан бәйрәмен оештыру барышында булышлык итү өчен волонтерлар җыю дәвам итә. Казан һәм Татарстан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 4.30 сәгатьтә башлана, гает намазы – 5.00 сәгатьтә. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң махсус оештырылган урыннарда – 17 мәчеттә һәм Мамадыш тракты, 40 адресы буенча – башлана һәм өч көн дәвам итәчәк.

Фото: https://pixabay.com | fill

https://www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев