Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Казанда Черек күлдә һәлак булган аккошка багышлап Илшат Сәетов әкият язган

Июльдә “Черек күл” паркында кара аккош Одиллияне этләр талап үтергән иде.

Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов татар телендә заманча “Кара аккош вэ ЗУ” әкиятен язган. Бу хакта рәссам Радик Мусин Instagram`ында хәбәр ителә.

Әсәр Казанда булган вакыйгага багышланган. Июль төнендә “Черек күл” паркында кара аккош Одиллияне этләр талап үтергән иде. Соңрак, август башында, Черек күлдә узган “Печән базары” фестивале кысаларында әкият буенча перфоманс тәкъдим ителде. Әлеге идеяне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин тәкъдим итте.

Әкият сюжетына таянып рәссам Радик Мусин һәм каллиграф Назыйм Исмәгыйлов әлеге вакыйгага визуаль кушымта эшлиләр. Назыйм текстны каллиграфия түгәрәкләренә кертә, ә Радик персонажларын ясый. 1,5 х 7,5 метрлы полотно эшләүгә сигез сәгать вакыт китә.

Фото: скриншот инстаграм

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X