Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия: буламы, бетәме?

Пенсия реформасы тирәсендә тартыш дәвам итә. Йомшак кәнәфиләр югарылыгыннан “быдло” булып күренгән массалар, ягъни халык пенсиягә чыгу яшен күтәрү кирәк­леген аңларга теләми. Үзен “бөекләр”, “элита” дип санаучылар гыйбадлар­ның бу аңгыралыгын, үз файдасына үзе каршы ки­лүен төшенә алмый.

Бит инде менә болай: пенсия яшен күтәрү белән озаграк яши башлый­сың, спортзалларга чабасың, илнең җы­елма командасына ук керә алмасаң да, үз ура­мың­ның ветераннары җыел­ма командасына ке­рер­гә ты­ры­шасың. Тырышмас идең, гомер буе эшләгәннең әҗе­рен күрмичә үлеп китәр­гә туры киләчәк. Менә шушы бик гади һәм элементар мантыйкны аңламау харап итә халыкны: протест митингларына чыга, югарыдагылар белән очрашканда, нәфрәт­ләнеп уңайсыз сораулар бирә. Депутатлар белән күз­гә-күз килгәч: “Мин сезне калган бөтен гомерем буе каргаячакмын”, – дип төк­рекләрен чәчә әнә бер пенсия яшенә якынлашып ки­лүче ханым. Халыкны да аң­ларга була, билгеле. Син буыннар сызлавына һәм шыгырдавына көчкә түзеп эшкә йөр, инде менә финишка килеп җитәм дигәндә генә, болай да песи ялап куярлык кына булган пенсияңне алуны тагын да арткарак кү­чер­сен­нәр, сине елга бер мең сумлык индексация белән юатмакчы булсыннар. Ул мең сумга килә­чәктә ничә ипи киләсен дә белеп булмый бит әле. Валюталар раллиенда сум егылып калса, индексация акчасына бер ипине дә кисеп кенә би­рүләре ихтимал.


Менә шундый киеренкелек һәм ачыргалану шартларында Дәүләт Думасы лидеры Володин Саратов өлкәсе сайлаучыларын, реформага каршы килсәгез, дәүләт пенсиясе бөтенләй бетәргә мөмкин, дип куркытты. Аның сүзләре санаулы минутлар эчендә бөтен илнең мәгъ­лүмат кырын әйләнеп чыкты, яшен булып ялтырады. Болай да үчләнгән, реформа аталарына карата явызланган мескен халыкка шул сүзләр генә җитми иде. Володинча фикер йөртсәк, Пенсия фондындагы тишекне томалау өчен пенсия яшен күтәрергә кирәк, ягъни пенсионерлар санын киметергә. Әмма халык пенсия алу өчен дип үчләнеп озаграк яши башласа, дефицит шул килеш үк калачак бит, ягъни реформаның файдасы булмаячак. Шуңа күрә халыкны спортзалларга куучы ре­фор­ма­тор­лар­ның сүзлә­рен­дә рия бил­геләре табыла. Ха­лыкның озын гомерле булуы – Пенсия фонды өчен бик куркыныч сиптом ул. Хәер, әлеге реформаны да шул яшь озынлыгының артуы сәбәп­ле дип аңлаталар бит. Ди­мәк, халыкка дөресен әйтергә кирәк: озак яшәсәгез, дәүләт пенсиясе бетәчәк,  дияргә.


Ә болай дефицитны кап­лауның һәм дәүләт пенсиясен саклап калуның опти­мальрәк юлы да бар-барын. Ил белән идарә итә белмәгән, дөньядагы иң бай туфракта кешечә яшәү шартлары булдыра алмаган реформаторларны отставкага озатырга да, яңача эшләп, урлашмыйча яшәп карарга. Бәлки, шул чакта пенсия яшен саклаган хәлдә дә, картлык акчасын берничә тапкыр арттырырлык маялар табылмасмы?


Мәскәү пенсия реформасына ноктаны әллә кайчан куйды инде. Әле закон кабул ителмәгән, Пенсия фондында 2019 елда яше тулучыларны пенсия алырга әзерләүдән туктадылар, ишекне тышкы яктан ябарга әмер бирәләр. Димәк, эш тә юк, сәламәтлек тә, дип күңел төшереп утырмаска. Кредитка абонентлар сатып алырга да буш торган спортзалларга ябырылырга. Кайчан да булса бер пенсия яшенә килеп җитә алсак, түләрбез әле спортзал бәя­сен.

Фото: https://pixabay.com | sabinevanerp

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев