Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме юлга кузгалды

Бүгеннән башлап 28 августка кадәр Согуд Гарәбстанына керү чиге ябыла.

Бүген иртәнге икедә Казан аэропортыннан 49 кеше Казан-Җиддә маршруты буенча изге сәфәргә юл алды. Татарстаннан киткән әлеге соңгы төркем хаҗилар Җиддәдән соң автобусларда барып Мәккәдә кунакханәләргә урнашачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге төркем хаҗилар шулай ук кече хаҗ – гомрә кылачаклар, олы хаҗ гыйбадәтләре башланганчы 2-3 көн дәвамында экскурсияләрдә йөриячәкләр. 20 августта барлык хаҗилар Минага юнәләчәк.

Бүгеннән башлап 28 августка кадәр Согуд Гарәбстанына керү чиге ябыла. Татарстанга кайту өчен беренче төркем хаҗилар 31 августта юлга чыгарлар дип көтелә.

Быел Россиядән 26 меңгә якын кеше хаҗ кыла. Шуның бер мең сигез йөзе – Татарстаннан. Хаҗилар арасында пенсия яшендәге абый-апалар да, яшьләр дә бик күп.

Хаҗга баручыларны республикабыздан 20 табиб озата китте. Алар арасында кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, инфекция белгечләре бар. Сәфәргә баручыларга менингит һәм дифтериядән прививкалар ясау оештырылды. "Стандарт" программасы буенча хаҗ кылучыларга татар милли ризыклары белән туклану мөмкинлеге тудырылды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Быел Татарстан хаҗилары арасында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар, ул Ике Изге урынны Саклаучы – Согуд Гарәбстаны Короле кунаклары программасы буенча хаҗ кыла. 

Фото: dumrt.ru

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев