Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдакчылар корбаны булмагыз

Хөрмәтле электр энергиясе кулланучылар! “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең Алабуга филиалы гражданнарның мөрәҗәгатьләре ешаюы уңаеннан түбәндәгеләрне хәбәр итә:

Саба районы биләмәсендә һәм аңа якын-тирә районнарда билгесез кешеләр үзләрен “ЭнергоКонтроль”, “Электросервис” яки аларга төрдәш оешмалар хезмәткәрләре  буларак күрсәтеп, кулланучыларга электр энергиясен исәпкә алу приборларының тузганлыгы, куллану срогы чыгуы турында  ялган мәгълүмат бирәләр һәм аларны  алыштырырга мәҗбүр иткән гамәлләр кылалар. Чынбарлыкта исә учет приборлары хисаплагыч сафтан чыккан яисә аны тикшерү интервалы узган  киткән очракта гына алыштырыла. Россия Федерациясе  Хөкүмәтенең 354 санлы карары нигезендә учет приборын тикшертү яисә  алыштыру челтәр оешмасы белән килешенгәннән һәм контроль пломбаны өзүгә рөхсәт алынганнан  соң  гына башкарыла. Хисаплагыч  алыштырылганнан соң  аны  файдалануга  рөхсәтне шулай ук  челтәр компаниясе бирә. Учет приборларына, аларны алыштыруга кагылышлы сораулар туган очракта  “Челтәр компаниясе” белән элемтәгә керү үзәгенә 8-800-2000-878  номерын (шалтырату түләүсез)  җыеп  мөрәҗәгать итә аласыз.  “Челтәр компаниясе”  электр энергиясен исәпкә алу приборларын сату белән  шөгыльләнми. Хисаплагычны  алыштыру зарурлыгы туган очракта  аны махсус  сәүдә нокталарыннан сатып  алырга  тәкъдим итәбез,

Реклама хокукында

Фото: https://pixabay.com | geralt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X