Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләргә иң яхшы хезмәтләр өчен өч премия тапшырылачак

Премияләр Риза Фәхретдин, Сәид Вахиди һәм Михаил Худяков исемнәрен йөртәчәк.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр арасында махсус премия булдырырга тәкъдим ителде. Бу хакта тарих фәннәре докторы, Татарстанның Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең "Туган җир" журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков хәбәр итте.

Бүген Томск шәһәрендә Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы башланды. Конференция ике көнгә исәпләнгән, аның эшендә ике йөзгә якын кеше катнаша. Форум Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте, Томск Татар мәдәни үзәге тарафыннан оештырыла.

"Төбәк тарихын өйрәнүчеләргә эшләрендә ярдәм итү максатында махсус премияләр булдыру турындагы тәкъдимне форумның резолюциясенә кертәбез. Алар иң яхшы хезмәтләр өчен тапшырылачак", - диде Дамир Исхаков бүген форумның Россиядә татар бистәләре тарихына багышланган секция утырышында.

Бөтендөнья татар конгрессының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте өч номинациядәге премия булдырырга планлаштыра. Мәктәп укучылары һәм яшь тикшеренүчеләр өчен - Риза Фәхретдин исемендәге, төбәк тарихын өйрәнүче тәҗрибәле авторларга - Сәид Вахиди һәм Михаил Худяков исемендәге премияләр.

"Төбәк тарихын өйрәнүчеләргә матди яктан ярдәм итүчеләр күп түгел. Суммалар әллә ни зур булмаса да, әлеге премияләр аларга эшләрендә этәргеч бирер дип өметләнәбез", - диде Дамир Исхаков.

Фото: Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X