Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Татар телен иң яхшы белүче дип япон егете танылган

    Казанда узган Халыкара татар теле олимпиадасынның гран-приена Япония егете Юто Хишияма лаек булды. Юто Токио каласында чит телләр университеты аспирантурасында укый, татар телен үзлегеннән өйрәнә. Япон егетенең теләге - Казанда олуг татар теле белгечләреннән сабак алу иде. Хәзер аның хыялы тормышка ашачак. Сентябрь аеннан япон егете Казанда татар телен фәнни...

    Казанда узган Халыкара татар теле олимпиадасынның гран-приена Япония егете Юто Хишияма лаек булды. Юто Токио каласында чит телләр университеты аспирантурасында укый, татар телен үзлегеннән өйрәнә.

    Япон егетенең теләге - Казанда олуг татар теле белгечләреннән сабак алу иде. Хәзер аның хыялы тормышка ашачак. Сентябрь аеннан япон егете Казанда татар телен фәнни яктан өйрәнә башлый. Юто Олимпиадада катнашырга киңәш, этәргеч биргән мөгаллимнәренә, әти-әнисенә, Олимпиадага чакырган ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, чараны оештыручыларга олы рәхмәтен белдерде. Юто Хисияма Казанда вакытта үзен җылы кабул итеп, кунак итүләре өчен дусларына да рәхмәт ирештерергә онытмады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: