Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татар җыры – 2017” фестиваленең номинантлары исеме билгеле

Татар музыкасы ɵлкәсендәге грандиоз церемония, елның иң дәрәҗәле һәм кɵтелгән вакыйгасы - “Татар җыры” фестивале якынлашып килә. Тиздән, бик тиздән 2017 нче елның иң популяр җырчыларына бриллиант күзле эксклюзив “Алтын барс” сыннары тапшырылачак. Шунысы кызык, быел фестивальне оештыручылар яңа кагыйдәләр буенча уйный кебек.

Чѳнки “Татар җыры – 2017” фестиваленең номинантлары инде билгеле! Аларны булачак церемониянең афишаларында күреп белергә мɵмкин. “Интрига кая?” – диярсез. Оештыручылар әйтүенчә: “Быелгы тамаша үзгәрешләргә һәм кɵтелмәгән борылышларга бай булачак. Шуңа да “Татар җыры” лауреатларының исемнәрен алдан әйтергә бердә курыкмыйлар. Барлык серләр һәм тɵп интрига бары тик кɵнендә, “Татар җыры” сәхнәсендә ачылачак.
 
Әйтергә кирәк, быел лауреатлар исемлегендә татарның сандугачы – Ришат Тѳхвәтуллин да бар. Бу яңалык “Татар җыры”н яратучыларны да, Ришатның иҗатын сѳючеләр ѳчен дә бик зур вакыйга булды.
 
Лауреатлар исеме билгеле булса да, кемнең кайсы номинациядә булуы, нинди җыр башкаруы сер итеп саклана.
 
Җырчыларның нинди амплуада чыгыш ясавын беренчеләрдән булып “Татар җыры”н тамаша кылырга килгән кунаклар күрәчәк.+
 
Миллионлаган бюджетлы һәм миллионлаган тамашачысы булган ел вакыйгасына санаулы кѳннәр калды. Ләкин өлгер тамашачы әле билетлар алып калырга өлгерә. Сезнең дә “беренчеләр” рәтендә булып, онытылмаслык шоуны үз күзләрегез белән күрәсегез килсә, 16 нчы декабрьдә “Пирамида” күңел ачу үзәгенә рәхим итегез! “Татар җыры” фестиваленең 18ен бергә каршылыйк!
Фото: http://tatar-inform.ru

http://www.bars-media.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев