Саба таңнары

“Татар-җыры”ның алып баручысы,сценаристы Гөлназ Сәфәрова:“Без быел кискен борылыш ясарга әзер”

“Татар җыры” XVIII Халыкара эстрада фестивале уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында әлеге чараның кайберләр серләре ачылды. Тик күбесе яшерен пәрдә артында калды. Аларның калганнарын тамашачылар үз күзләре белән 16 декабрьдә “Пирамида” концертлар залында күрәчәк.

- Фестивальгә 18 яшь. Шушы еллар эчендә аның белән бергә тулы бер буын үсте һәм әлеге буын татар сәнгатенең, мәдәниятенең матурлыгын күрде, - диде “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре җитәкчесе Динә Гәрәева. -  Бүген без туган тел иң беренче чиратта гаиләдән башлана дип ышандырып әйтә алабыз. Бүген туган телдә аралашырга, эшләргә мөмкинлек тудырылган. Моның шулай икәнлеген радиостанциянең һәм телевидениеның югары рейтингы, без оештыра торган концертларның аншлаг белән узуы исбатлый. Шулай ук без туган телдәге рекламаның да яхшы эшләвен һәм нәтиҗәле булуын әйтә алабыз. Бүген “Татар җыры” проекты – һәр яктан да кызыктыргыч бренд. Һәм иң мөһиме – 18 ел дәвамында ул туган телебездә эшли. Без үзебезнең халыкка зур тамаша күрсәтә алабыз.

XVIII “Татар җыры” фестиваленең баш режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Максим Скалозубов та фестивальнең балигълык яшенә керүенә басым ясады.  
- Быелгы фестиваль – үзенчәлекле. Аңа 18 яшь, ягъни ул үзенең балигълык яшенә керә һәм яңа тормыш башлый. Яңалык контентта, фестивальнең тышкы кыяфәтен матурлавында сизеләчәк. Шулай ук монда “Татар-җыры”ның яңа бренды да тәкъдим ителәчәк. Фестиваль – ул, беренче чиратта, кешеләр. Оштыручылар һәм тамашачылар. Быелгы фестивальнең бурычы – сәхнәдә яраткан җырларын башкаручыларга игътибар иттерү, вакытсыз арабыздан киткән җырчыларны искә алу, чараның тамашачылар күңелендә калуы, - диде ул. 

“Татар-җыры”ның алыштыргысыз алып баручысы һәм фестивальнең быелгы сценаристы Гөлназ Сәфәрова да әлеге теманы дәвам итеп: “Без быел кискен борылыш ясарга әзер”, - дип белдерде.  
- Быел “Татар җыры” фестивален уникенче тапкыр алып барам. Миңа кадәр дә бара иде, димәк, фестивальнең зур тарихы, үз стиле, үз форматы бар дигән сүз. Соңгы арада тамашачылар, журналистлар тарафыннан ниндидер драйф, хис-кичерешләр кимеде. Беренче эмоцияләр юкка чыкты. Фестивальнең башлангыч елларында барыбыз да аны зур бәйрәм кебек көтеп ала торган идек. Быел әлеге фестивальне дер селкетеп алырга, эмоцияләрне кире кайтарырга телибез. Кеше һәр нәрсәгә ияләшә. Зур экраннарга да, кыйммәтле сәхнәгә дә, костюмнарга да. Шуңа күрә һәр нәрсә бертөрлерәк тоела башлый. Ләкин без быел кискен борылыш ясарга әзер. Аның нәрсәдә чагылыш табачагын үз күзләрегез белән күрерсез. Безнең максатыбыз – залдагы киеренкелекне бетереп, халыкка чын татар җыры бәйрәмен күрсәтү. Тагын бер яңалык: быел котлаучылар саны азрак булачак. Динамика, драйф, хис-кичерешләр... Барысы да яңадан башлана,  - диде ул.

«ТатМузТВ» телеканалының баш мөхәррире Лилия Кадыйрова әйтүенчә,  телеканал чарадан турыдан-туры трансляция алып барачак.
Алдагы елларда журналистларны да, тамашачыларны да: “Мондый зур тантанада ни өчен Ришат Төхвәтуллин катнашмый?” - дигән сорау кызыксындыра иде. Быелгы фестивальдә, ниһаять, аны да күреп булачак. Ул анда “Зәңгәр күзләр” җырын башкарачак.  
- Быел мин беренче тапкыр катнашам һәм моңа бик шатмын. “Татар җыры”, минемчә, халык традицияләре үсешенә зур көч куйган проект. Җырчылар арасында: “Безнең җыр сәнгате чит илләрдән артта калган”, - дигән фикерләр ишетергә туры килә. Мин моның белән бер ничек тә килешә алмыйм, чөнки татар халкының моңы, үзенә генә хас миллилеге бар. Бу бер генә дә халыкка хас түгел, - дип белдерде.

Матбугат очрашуында “Татар җыры” фестивалендә катнашучы җырчылар Ильмира Нәгыймова белән Фирдүс Тямаев та бар иде.
- “Татар җыры” - Татарстандагы югары дәрәҗәдәге бердән-бер проект. Күп проектларга чакыралар, берсенә дә ризалык бирми идем. Беренче тапкыр фестиваль лауреаты булган елны әниемә 4500 сумга билет алып бирдем. Үзем җырлыйм, үзем әнине күзәтәм. Ул минем чыгышымнан соң чәчәк бәйләмнәре биргән иде. 30 ел сыер савучы булып эшләгән хатынның нинди кичерешләр кичерүен күз алдына китерәсездер. Фестиваль тәмамлангач алган хис-кичерешләрне әйтеп-аңлатып бетереп булмый,  - диде Фирдүс Тямаев.

http://shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 февраля 2018 в 12:47
    Празднование Курбан-Байрама в Казани в 1945г
  • 24 февраля 2018 в 11:08
    Выборы Динар Байтимиров
  • 21 февраля 2018 в 07:56
    Яңалыклар тапшыруын алып баручы Екатерина Андреева үз вазифасыннан азат ителде «Беренче канал»дагы «Время» тапшыруын алып баручы Екатерина Андреева Мәскәүнең кичке эфирларына чыкмый башлады. Аның урынына «Беренче канал» генераль директорының урынбасарын Кирилл Клейменовны куйдылар.
    839
    0
    1
  • 21 февраля 2018 в 08:40
    СОҢГЫ СЕЛФИ ҺӘМ ХУШЛАШУ СҮЗЛӘРЕ… /ФОТО, ВИДЕО/ Кичә Ижевскта апалы-сеңелле ике кыз кичкырын биек йортның соңгы катындагы балконнан сикергәннәр. 15 яшьлек Настя һәм 12 яшьлек Маша үз-үзләренә кул салыр алдыннан инстаграмга видео һәм хушлашу сүзләре язып салганнар.
    762
    0
    0
  • 21 февраля 2018 в 17:06
    Җырчы Иркәгә нәрсә булган?! «Нооо,авыр да булды бу кон…» дип, башлаган сүзен Иркә үзенең аккаунтында.
    563
    0
    0
  • 21 февраля 2018 в 19:09
    Мәскәү салкыннары Татарстанга килә 23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.
    439
    0
    1
  • 23 февраля 2018 в 16:53
    Ләйсән Гыймаева яңалыгы белән уртаклаша Ләйсән Гыймаеваның өченчегә бәбәй көткәнен күбесе инде күптән сизеп алса да, җырчы бу көннәргә кадәр һаман сер бирмәде: «әйе» димәде, «юк» димәде.
    419
    0
    1
  • 21 февраля 2018 в 18:10
    Казанбаш мәктәбе укучылары агулану буенча тикшерү төгәлләнгән Арча районында гаеплеләр җәзага тартылган.
    412
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 11:12
    Контрактчы Илнар ялга кайткан Бүген районыбыздан 95 егет Россиянең төрле төбәкләрендә хәрби бурычын үти. Егетләрнең күбесе Домодедово, Мытищи, Йошкар-Ола шәһәрләрендә хезмәт итә. Быел барлыгы 254 егет хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенә киләчәк.
    391
    0
    2
  • 23 февраля 2018 в 15:04
    Ике яклы кеше үзенә урын таба алмый Саба мәчетенә атна саен җомга намазына ике йөзләп кеше җыела икән. Җыйнак кына мәчеттә бер залга гына сыеша алмыйча, икенчесенә чыгалар. Шуңа күрә халык акчасына һәм оешмалар ярдәме белән яңасын сала башлаганнар. Мәчеткә йөрүчеләр арасында яшьләр дә күп. Дөрес, бу гамәлне аңлап кабул итүчеләр дә, хупламаучылар да бар.
    352
    0
    2