Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан бер елда хәләл продукция экспортын 40 процентка арттырырга планлаштыра

Татарстан бер елда хәләл продукция экспорты күләмен 40 процентка диярлек арттырырга һәм 2024 ел нәтиҗәләре буенча 16 миллион доллар күрсәткеченә ирешергә планлаштыра.

2023 елда республиканың «Хәләл» стандартлы продукция экспорты, 2022 елга караганда 177 процент үсеш белән, 11,5 миллион долларны тәшкил иткән.

Агымдагы елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча хәләл продукция экспорты 4 миллион доллардан арткан. Болар, нигездә, ит, сөт һәм кондитер продукциясе, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Татарстанда хәләл продукция җитештерү күләме ел саен 10-12 процентка үсеш белән 10 миллиард сумнан артып китә. Бүгенге көндә республикада хәләл продукция җитештерүче 100дән артык оешма исәпләнә, алардан 20гә якын компания экспортка ориентлашкан.

Хәләл продукцияне төп сатып алучылар: БДБ илләре, Монголия, Бразилия, Ирак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Алжир.

Министрлыктан хәбәр итүләренчә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында аграр сәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме бүгенге бәяләрдә 457,6 миллион долларны тәшкил иткән.

Аграр сәнәгать комплексы продукциясен хәзерге вакытта тышкы икътисади эшчәнлектә катнаша торган 258 компания 52 илгә сата. 2023 елда Татарстанның аграр сәнәгать комплексы продукциясе нигездә Иран (32,9 процент), Кытай (14,4 процент), Казахстан (12,4 процент) һәм Беларуська (10,4 процент) экспортланган.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, экспортка җитештерелгән төп товарлар – көнбагыш мае, рапс мае, шрот, соуслар, кондитер әйберләре, джемнар (шул исәптән хәләл), бөртекле һәм башка продукция, азык чүпрәсе, ярмалар, хәләл ит һәм сөт продукциясе, шикәр һ.б.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсешенең «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек 10нан артык юнәлешен колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда яңа – «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектлары башлануын игълан итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

#илкүләм проектлар

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-ber-elda-xalal-produkciya-eksportyn-40-procentka-arttyryrga-planlastyra-5887739

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев