Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары: ковидка каршы чараларны бозу күп тапкырга арткан

Ике атна элек көнгә 200-400 хокук бозу теркәлә иде, хәзер - 500-600, дип билгеләде Алексей Соколов.

Соңгы вакытта Татарстанда санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу очраклары кискен арткан. Бу хакта ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары - полиция башлыгы Алексей Соколов сөйләде дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Иң күп хокук бозулар сәүдә объектларында, шулай ук, җәмәгать транспортында ачыклана. Кагыйдә буларак, анда булган кешеләр битлек киеп йөрмиләр һәм куркынычсыз дистанцияне саклау турында оныталар.

"Шул ук вакытта без ачыклаган хокук бозулар саны берничә тапкырга югарырак була. Әгәр ике атна элек без көн саен 200-400 хокук бозуны документлаштырган булсак, бүгенгә - 500-600. Атна саен судларга 2,5 меңнән артык беркетмә китә ", - дип белдерде Соколов.

24 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан территориясендә 95,5 меңнән артык административ хокук бозу очрагын булдырмый калган. Беркетмәләрнең 94% ы инде судларда каралган. Суд карарлары буенча 23 юридик зат һәм шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеге туктатылган. Вазыйфаи затларга якынча 3,4 мең административ материал төзелгән.

Моннан тыш, республикада чит илдән кайткан гражданнарның ковидка каршы чараларны үтәүләре тикшерелә. ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары мәгълүматы буенча, авиарейслар белән 24,3 мең татарстанлы кайткан. Аларның 80% ы нәкъ аэропортта тикшерү узган.

"Башкаларга карата яшәү урыны буенча тикшерү чаралары үткәрелә", - дип өстәде Соколов.

Элегрәк “Татар-информ” МА хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Covid-19 авыруы очраклары аз булу сәбәпле, тынычланмаска өндәгән иде.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев