Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт архивында барлык кешенең шәҗәрәсен бердәм платформага кертергә җыеналар

Платформада иң якын туганнар турында мәгълүмат эзләп табу мөмкинлеге булыр дип уйлыйбыз, диде Гөлнара Габдрахманова.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, мәгълүмати платформа ясап, анда барлык кешенең шәҗәрәсен кертергә ниятли. “Платформада иң якын туганнар турында мәгълүмат эзләп табу мөмкинлеге булыр дип уйлыйбыз”, - диде Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

“Киләчәктә безнең планнарда мәгълүмати платформа ясау һәм анда безнең шәҗәрәләрне кертү ниятләре дә бар. Белгәнегезчә, Төркиянең дәүләт хезмәтләре порталында үз исем-фамилияңне язып, якын туганнарыңны табарга була. Инде бездә дә, андый ук күләмдә булмаса да, иң якын туганнар турында мәгълүмат эзләп табу мөмкинлеге булыр, дип уйлыйбыз. Киләсе елгы планнарыбызда шушындый эшләр дә бар”, - диде Гөлнара Габдрахманова.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев