Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советының икенче утырышында районыбыз җитәкчелеге дә катнашты

9 октябрь көнне Казанның Зур концертлар залында бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының икенче утырышы узды. Республиканың эчке һәм тышкы эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы көн тәртибенең бердән-бер мәсьәләсе булды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар...

9 октябрь көнне Казанның Зур концертлар залында бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының икенче утырышы узды.

Республиканың эчке һәм тышкы эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы көн тәртибенең бердән-бер мәсьәләсе булды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, дәүләт хакимияте органнары, бизнес һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Юллама белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының әлеге утырышында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасимовлар да катнашты.

Юлламаны биредә укырга була: president.tatarstan.ru/tat/news/view/123087

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев