Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе COVID-19 кисәтү таләпләрен үтәү буенча 1000нән артык объектны тикшерде

Бүгенге көндә Татарстанның дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары 1014 капиталь төзелеш объектын, төзелеш мәйданнарында эшчеләрнең битлек режимын үтәүне тикшерделәр. 30 административ штраф салынган һәм 6 эш судка тапшырылган.

Төзүчеләрне тикшерү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан үткәрелә. Битлекләр булмаганда, дәүләт төзелеш күзәтчелеге белгечләре РФ КоАП 20.6.1 маддәсе буенча административ беркетмәләр төзи.

Ведомствода искәртеп узуларынча, хокук  бозган өчен физик затлар    кисәтү яисә 1 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 10 меңнән 50 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләр өчен – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф түләргә мөмкин.

"Безнең инспекторлар хокук бозуларны фотога төшерә һәм административ чаралар күрә. Төзүчеләрдән төзелеш мәйданнарында коронавирусны кисәтү чараларына җаваплырак карауларын сорыйм. Хокук бозучылар штрафка тартылачак, чөнки сүз, беренче чиратта, Татарстан халкының сәламәтлеге һәм иминлеге турында бара», – дип ассызыклады Василий Кудряшов.

Фото: gsn.tatarstan.ru

Чыганак: gsn.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев