12 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Мәгариф министрлыгы башлыгы балалар бакчаларында түләү арту сәбәпләрен аңлатты
10,5 сәгатьлек гомуми төркемнәрдә йөргән балалар өчен ата - аналар түләве 125 сумга артачак.
-
Балалар һәм яшьләр өчен Конкурс
16 нчы ноябрь көнне Саба муниципаль районы балалар һәм яшьләр арасында «Җир шарын бергә саклыйк!" дигән рәсем бәйгесе старт ала. Бәйгенең инициаторы - Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты, проектны оештыручы - «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе. Конкурста катнашу өчен 7 яшьтән 35 яшькә кадәрле балалар һәм яшьләрне чакырабыз. Гаризалар 21 нче декабрьгә кадәр кабул ителә.
-
Лилия Галимова: Татарстан даруханәләрендә купкан ыгы-зыгы кими
Дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсен ТР Президенты шәхсән үзе контрольдә тота.
-
Рөстәм Миңнеханов пандемия чорында эшкуарларга аерым игътибар бирергә кушты
ТР Президенты яңа чикләү чаралары кертелүгә карата борчылу белдергән эшкуарлар катнашындагы очрашуларның берсендә шәхсән үзе катнашырга ниятли.
-
Сегодня Всемирный день качества
Всемирный день качества отмечается ежегодно во второй четверг ноября. В 2020 году он приходится на 12 ноября. В 2020 году Неделя качества пройдет с 9 по 15 ноября под девизом «Создание потребительской ценности»/ Creating customer value. Всемирный день качества – 2020 это повод привлечь внимание к специалистам, командам и предприятиям, которые заинтересованы в создании и повышении потребительской ценности.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә Саба районы һәм Татарстанның танылган гармунчысы Вилорик Вәлиуллин белән очрашу узды
11 ноябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында Саба районы һәм Татарстан Республикасының танылган гармунчысы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы лауреаты-Вилорик Вәлиуллин белән очрашу булып узды.
-
Татарстанда М7 трассасында сөт продукциясе төялгән йөк автомобиле янган
Янгын нәтиҗәсендә ярты миллион сумлык зыян килгән.
-
Татарстанлыларны Икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгалары турындагы халыкара квестта катнашырга чакыралар
«За пределами» дип аталучы әлеге тарихи квестны «Волонтеры Победы» иҗтимагый оешмасы уздыра. Нюрнберг вакыйгаларының 75 еллыгына багышланган онлайн-уен архив документларына, ветераннарның хатирәләренә нигезләнеп әзерләнгән. Биремнәр Россия тарихи җәмгыяте белгечләре тарафыннан уйланылган.
-
Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Героеның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Борис Кузнецовның 94 яшендә йөрәге тибүдән туктады.
-
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат – йортында шахмат уеннары
Өстәл уеннары инде күптәннән бөтен дөньяда мәхәббәт яулады. Дуслар арасында күңелле вакыт уздыруның иң яхшы ысулы булып өстәл уеннары тора. Компьютер күңел ачуларының киң таралуына карамастан, классик өстәл уеннары: шашка, шахмат, лото, домино популяр булып кала.
-
Татарстанда экодиктант язу өчен мәйданчыклар санын ике тапкырга арттырдылар
Югары уку йортлары студентлары онлайн-форматта экологик диктант язачаклар.
-
Татарстан дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе COVID-19 кисәтү таләпләрен үтәү буенча 1000нән артык объектны тикшерде
Бүгенге көндә Татарстанның дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары 1014 капиталь төзелеш объектын, төзелеш мәйданнарында эшчеләрнең битлек режимын үтәүне тикшерделәр. 30 административ штраф салынган һәм 6 эш судка тапшырылган.
-
Татарстанда эшмәкәрләр өчен telegram-канал эшли башлады
«Деловорот» каналына язылучылар дәүләт ярдәме программалары турында беренче булып беләчәк.
-
Сергей Кириенко: Татарстан - креатив индустрияләргә ярдәм итү буенча алдынгы төбәк
РФ Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары креатив индустрияне төбәкләр үсеше өчен җитди ресурс дип саный.
-
Сатыш авыл җирлеге биләмәсендә чистарту эшләре
Сатыш авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла.