Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда М7 трассасында сөт продукциясе төялгән йөк автомобиле янган

Янгын нәтиҗәсендә ярты миллион сумлык зыян килгән.

Татарстанда М7 трассасында сөт продукциясе төялгән йөк автомобиле янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.


112 бердәм номерына республиканың Теләче районы юлында сөт продукциясе төялгән «ГАЗель» йөк автомобиленә ут кабуы хакында хәбәр килгән.


Ут белән көрәшүчеләр янгынны биш минут эчендә сүндергән. Нәтиҗәдә, автомобильнең кабинасы һәм продукциянең бер өлеше юкка чыккан. Янгын ярты миллион сумлык зыян китергән.


Янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Сәбәпләре ачыклана. 

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев