Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан егете Голливудны яулый

Казан егете Эльнар Мөхәмәдьяров төшергән клип Америкада уздырылган халыкара фестивальдә Топ 50 исемлегенә кергән. Клипны егет "Яшел продакшин" оешмасы белән берлектә әзерләгән. 800 катнашучы арасында Эльнарның клибы иң яхшы видеоролигларның берсе буларак икенче урында бара. Эльнар үзе Казан шәһәрендә туып үсә. Балачактан ук фотосәнгате белән кызыксына. Соңгы елларда видео дөньясына...

Казан егете Эльнар Мөхәмәдьяров төшергән клип Америкада уздырылган халыкара фестивальдә Топ 50 исемлегенә кергән. Клипны егет "Яшел продакшин" оешмасы белән берлектә әзерләгән. 800 катнашучы арасында Эльнарның клибы иң яхшы видеоролигларның берсе буларак икенче урында бара.
Эльнар үзе Казан шәһәрендә туып үсә. Балачактан ук фотосәнгате белән кызыксына. Соңгы елларда видео дөньясына кереп чума. Мәктәптән соң Голливудка оператор һөнәрен үзләштерергә китә. Ике елдан Татартанга кире кайтып шушы клибны Doratti (Dramacats) төркеме өчен төшерә. Егетнең клибы өчен сез дә үз тавышыгызны бирә аласыз.
1. Моның өчен түбәндәге ссылка аша видеога кереп, электрон почта адресыгызны язарга һәм Vote кнопкасына басарга кирәк.
http://www.filmconvert.com/Competition_2015/Video.aspx?id=1646&order_by=votes&filter=1
2. Электрон почтагызга килгән хат буенча тагын бер кат тавыш бирергә кирәк, бу сезнең робот түгел икәнегезне дәлилләү өчен үткәрелә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X