Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан казые 4 көнлек эш атнасы мәчеткә йөрүчеләр артуына китерер дип саный

Җәлил хәзрәт Фазлыев шул ук вакытта бу мөмкинлектән башлыча түрәләр файдалана алачак дигән фикердә.

Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев 4 көнлек эш атнасы мәчеткә йөрүчеләрнең саны беркадәр артуга китерәчәк дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Җомга көн ял булуы бик әйбәт инде. Җомга намазына йөрүчеләр күбрәк булыр иде. Җомга-шимбә ял булса, бик әйбәт булыр иде”, - диде баш казый.

  • РФ премьер-министр Дмитрий Медведев, Хезмәт халыкара конференциясендә чыгыш ясап, эш атнасы 4 көн булырга мөмкин дип белдерде. “Технологик процесс эш урыннарының гына түгел, эш вакытының да кимүенә китерә. Ял итү артуга. Киләчәк 4 көнлек эш атнасы социаль-хезмәт контрактының нигезе булуы бик ихтимал”, - диде Дмитрий Медведев.

Шул ук вакытта баш казый бу мәсьәләнең икенче ягы да булуын искәртте. Казый, җомга көн ял булуга карамастан, күп өлкәләрдә эшләүчеләр ял итмәячәк, шуңа күрә нәтиҗә күзгә күренерлек булмаячак, дигән фикердә.

“Укырга теләгән кеше болай да мөмкинлек таба. Конституция буенча, җитәкчеләр белән сөйләшеп, җомгага килергә мөмкинлек бар. Авыл җирендә болай да ял юк– 4 көнлек ни, 5 көнлек эш атнасы ни. 4 көнлек эш атнасы күпме кешегә генә кагыла? Кибетчеләр, мәктәпләр, транспорт – алар 4 көнлеккә күчмәячәк. Бер нәрсә дә эштән туктамагач, бик үк нәтиҗәсе булыр микән”, - ди казый.

Җәлил хәзрәт 3 көнлек ял башлыча дәүләт учреждениеләрендә эшләүчеләргә генә кагылачак дип саный. “Түрәләргә генә кагыла, алар күпме генә кеше инде? Күпмедер түрәнең җомгага килә алырга мөмкинлекләре булачак, аңа карап килсәләр, бик әйбәт. Әмма теләгәне бүген дә килә инде аның”, - диде казый.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев